Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Мин күргәннәрне улым күрмәсен иде”

Төги авылы кызы Венера Ушенкина мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорый.

Бәхетсезлек ишек шакып керми, диләр. Районыбызның Төги авылында туып-үскән Венера Ушенкина белән дә шулай була. Венерага 3 яшь булганда, аны Газель машинасы бәрдерә.

“Балачагым дәваханәдә узды. Бәрдергән машина йөртүче башта булышам дип антлар бирсә дә, судтан соң бөтенләй күренмәде”, - ди Венера.
Бер аягы кыска булу сәбәпле, култык таягы белән йөрсә дә, Венера һөнәр алырга тырыша. Зәй политехник көллиятен тәмамлый.

Венерага 18 катлаулы операция кичерергә туры килә. Инде төзәлеп бетә дигәндә, аяклары ялкынсынып, бер аягы бөгелми башлый. Яңадан мускул өстиләр.

“Мин кабат операциягә барасы идем. Тик Аллаһы Тәгалә миңа зур бүләк әзерләгән булып чыкты”, - ди Венера.

Биш ел култык таяклары белән йөргән кыз бу вакытта кияүгә чыккан була инде. Бәби көткәнен белгәч, бөтен тормышы үзгәргәндәй була. Авырту-сызлаулар онытылып, әйтерсең, күктән бәхет яңгыры ява. Әмма тагын сынау язган икән. Венераның балага узуын белгәч, ире ташлап китә. Венера йөклелекнең сигезенче аена кадәр эшләп йөри. Инвалидлык буенча түләнә торган 14 мең сум пенсиягә генә җан асрап буламы соң?! Җитмәсә, яраткан кешесенең ташлап китүе, түләүле анализлар өчен акча табу... Өзгәләнгән чаклары күп була аның. Әмма әни булу теләге көч өсти аңа.

– Тугыз ай буе култык таягы белән йөрдем. Җиңел булмады. Табиблар да баланы күтәреп бетерә аласыма ышанмады. Шөкер, улымны вакытында таптым. 3 килолы булып туды ул, – ди Венера.– Балам тугач, тормышым үзгәрде. Ничек тә яшәргә, бирешмәскә кирәк, дидем. Юлымда бик яхшы ир-ат очрады. Ул мине балам белән кияүгә алды. Төп таянычым, кая барсам да, ярдәм итүчем – ул.

Бар да яхшы, дип торганда, табиблар баланың аяклары кәкре булып туганын әйтә. Аңа операция ясыйлар. Тик ул уңышлы чыкмый. Тагын операция кирәк. Бу юлы түләүле, 120 мең сум акча сорыйлар икән.

– Үземнең аякларым сау-сәламәт булса, баламны табибларга йөртеп, инвалидлык та алыр идем. Андый очракта бу операцияне бушлай да ясыйлар икән. Әмма минем моңа хәлем юк. Вакытны да сузасы килми. Балам мин күргәннәрне күрмәсен иде, – ди Венера. – Шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйм.

Кулыннан килгән һәркем Венерага ярдәм итә ала.

Венера Хәмит кызы Ушенкина исемендәге 2202 2067 1641 7071 Саклык банкы (Сбер) картасы 89828052559 номерына беркетелгән.
 

Гөлгенә Шиһапова.
Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев