Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Габдулла Тукай һаман да безнең арада

Әйе, халкыбызның сөекле улы – бөек шагыйребез, мәшһүр Тукаебызның тууына быел 140 ел тула.

Шагыйрь гомере, ни кызганыч, кыска була. Әмма шул кыска вакыт эчендә дә күп санлы әкият – поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат иткән. Ул безгә үлемсез бөек һәм каһарман хәзинә калдырды. Без – ул хәзинә белән үзебезне дөньяның иң бай халыкларыннан хис итәбез.

Габдулла Тукай иҗаты һәрвакыт актуаль булды һәм шулай булып кала да. Ул теләсә кайсы вакытка яраклы – яңгырашлы, безнең чор кешеләренә дә бик кирәк. Аның эчкерсез сафлык, нәфислек, туган телгә, халкына, туган җиргә чиксез мәхәббәт белән сугарылган әсәрләре безнең өчен бик тә файдалы. Һәрбер әсәре яшәргә өйрәтә, һәрьяклап тәрбия бирә, якты киләчәккә өнди.

Тукай иҗаты бишектәге сабыйга да кадерле.

- Син бишектә чагында, Тукай абыеңның “Бишек җырлары”н көйләп йоклата идем, - дип сөйли әнием.

Мәктәптә укыганда Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрен өйрәндек. Аның балачактагы күргәннәре турында укыгач, бездә аны кызгану хисләре туды. Бу хисләр бик озак күңелдән китмәде. Кыш көнендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгып, ишекне ача алмыйча, ишек төбендә аяклары боз булып катканчы басып торулары... Карчыкның “Кадалмас әле килмешәк!” дигән сүзләре белән үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертүләре... Тулар-тулмас дүрт яшендә әнисе үлеп китә. Салкын гыйнвар аенда яланаяк, яланбаш: “Әнкәйне кайтарыгыз! Әнкәйне бирегез!” – дип, шактый җир мәетне күтәрүчеләрдән калмый үксеп-үксеп елап барулары... Хәзер дә шулар искә төшеп, сискәндереп җибәрә. Сөекле Тукаебыз турында уйлаганда хәтер түрендә Сибгать Хәкимнең мондый юллары яңара: “Тукай язмышы – дөнья әдәбияты тарихындагы иң фаҗигале язмышларның берсе”. Әйе, бөек шагыйрьнең балачагына бер күз сирпеп алу да моның шундый икәнен бик ачык раслый.

Аның иҗаты белән хәтта намаздагы өлкәннәр дә кызыксына, акыллы фикерләренә таянып, илһамланып яши. Әниемнең Әгерҗе районы Үтәгән авылында яшәүче 79 яшьлек, 46 ел гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучы апасы үзе белән мәчеткә йөрүчеләр белән Тукайның 140 еллыгына багышланган кичә үткәргән. “Интернеттан күп материаллар тупладым, аның әле без белмәгән шигырьләре күп икән, шуларны 15 кешегә тараттым, барысы да ятлап килделәр, сәнгатьле итеп сөйләделәр”, - ди, горурланып. “Без Тукайлы халык! – дип стенд да ясап куйганнар. Авылларында дүрт кенә укучы бала бар икән. Кичәгә аларны да чакырганнар. Балалар да үзләре ятлаган шигырьләрен алып килгәннәр. Аннары илебезгә тынычлык теләп, догалар укып, гөрләшеп чәй эчкәннәр.

“Тукай эзләренә битарафлык чирәмнәре үстермәү үзебездән тора. Яшь буынны шул шигъри бишектә, шул мәдәни мохиттә тәрбияләп үстерсәк, туган телебезне сакласак, Тукай иҗатын һәрдаим пропагандалап мәдәни чаралар уздырсак, асыл мирас югалмас”, - дигән фикердә ветеран укытучы апабыз.

Габдулла Тукай үзенең кыска гына вакыты эчендә балкып калган гомеренең һәр минутын халыкка багышлаган, татар теленең гүзәллегенә дан җырлаган.

“Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле;
Дөнья бирсәләр дә, сатмам милләт, миллиятемне...” дигән юлларда аның милләтне ничек хөрмәт иткәнлеген аңлыйсың.
Ятимлектә, ачлы-туклы яшәсә дә, ул туган җирен яраткан.
“Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем”, - дип яза Тукай “Туган авыл” шигырендә.

Балалар өчен язылган шигырьләренең кайсын гына алсаң да, шагыйрьнең балаларны яхшылыкка өндәве чагылып ята.

“И, сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә – эш.
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш”. 
(“Эшкә өндәү”)
“Көн озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам.
Чыкмамын тышка уенга, булмыйча дәресем тәмам”. 
(“Эш беткәч уйнарга ярый”)
“Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул,
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!”
(“Кызыклы шәкерт”)
“Яшь балалар! Аларны сез яратыгыз,
Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз”.
(“Кышкы кич”)
“Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимим сезгә, фәкать сайравыгызны тыңлармын”.
(“Кошларга”)
Без, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр, Габдулла Тукайның туган аенда гына түгел, ел буенча балалар белән аның иҗаты белән яшибез. Балалар ярамаган эш эшләсә дә, гади җөмлә белән әйткәнче, Тукай шигырен исләренә төшерсәң, үтемлерәк була. Әле узган ел “Бәхетле бала” шигырен өйрәнгән идек. Быел алардан сорадым:
- Балалар, нинди бала бәхетле була дигән әле, Тукай абыегыз? Онытмаганнар, әйтеп, санап киттеләр:
- Кешеләргә шәфкатьле булса,

Үзеннән зурларга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетмәсә,
Егылганнарга кул бирсә,
Дәресенә соңга калмаса.
Безнең тырышуыбыз юкка түгел икән дип, сөендем.

Менә инде Тукай вафатына да ничә дистә еллар узган, ә ул бүген дә безнең арада кебек. Без һаман аңа ышыкланабыз. Ул татарның чын халык шагыйре. Шагыйрьләр үлми – шагыйрьләр китә генә дигән сүзләр хак шул. Ул үлмәде. Үзе китсә дә моң-зар тулы, туры, усал, шул ук вакытта шаян да шигырьләре калды, һәм алар бүген татарга эчәр суы кебек кирәк.
Шагыйрьнең үлмәс сүзләре дә һәрдаим күңелебездә яңгырый:
Сөй гомерне,
Сөй халыкны,
Сөй халыкның дөньясын...

  Гөлшат Әгъзамова, “Кояшкай” балалар бакчасының тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев