Укытучы дигән горур исем бар
Югары Пәнәче авылында озак еллар педагоглык һөнәренә тугры калып, яшь буынны тәрбияләгән Галия Мостаева шәкертләре күңелендә мәңге яшәр.
Хезмәт юлын педагогикага, яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган, олы хөрмәткә лаек Галия Габдрахман кызы Мостаеваны соңгы юлга озатырга килгән төрле буын райондашларыбызны күргәч, бу мөхтәрәм затның күпме язмышларга дөрес юл күрсәтүгә өлеш кертүен аңлавы кыен түгел.
Югары Пәнәче авылы мәктәбендә 40 елга якын балаларга химия-биология фәннәрен укыткан мөхтәрәм педагог авылдашлары һәм укучылары күңелендә мәңге яшәр.
Галия Габдрахман кызы 1934 елның 10 июлендә Башкортстан Республикасы Шаран районы Юмадыбаш авылында дөньяга килә. 1953 елда Бохара педагогика институтына укырга керә. Биредә укыганда ул үзенең икенче яртысын очрата: 1954 елда алар Харрас Салих улы белән тормыш корып җибәрәләр.
Харрас абый һәм Галия апа Бохара өлкәсендә мәктәптә укытучы булып эшли башлыйлар. Харрас абый – тарих, Галия апа рус теле һәм биология фәннәрен укыта. 1960 елда Мостаевлар гаиләсе Чиләбе өлкәсенә әниләре янына кайта. Галия апа биредә химия фәненнән белем бирә, Харрас абый мәктәп директоры булып эшли.
Язмыш дулкыннары 1976 елда бу гаиләне Югары Пәнәче авылына алып килә. Мостаевлар икесе дә мәктәпкә эшкә урнашалар. Озак еллар балаларга белем биреп, олы юлга әзерлиләр. Үзләренең 4 кызларына да төпле тәрбия, югары белем бирәләр.
Тырыш, балаларны яратучы яшь укытучылар Пәнәчедә тиз арада үз кешегә әйләнә. Көндезләрен мәктәптә дәресләр бирү белән мәш килсәләр, кичләрен укучылар белән төрле түгәрәкләр оештыру, авылның мәдәни тормышында кайнау, мәктәптән соң балалар белән бакча үстерү кебек эшләрдә кайнаша Галия Габдрахмановна.
Мостаевлар икесе дә Югары Пәнәче авылы мәктәбен күтәрү өчен тырыш хезмәт куя. Алар авылның педагог-лар династиясен тәшкил итә. Харрас Салихович мәктәп директоры вазифасын башкара, әлбәттә инде, коллективта төрле чаралар оештыруда таякның юан башы Галия Габдрахмановнага төшә. Чөнки ирен һәрьяктан хуплавын күрсәтү башка педагогларга да үрнәк булып тора.
Галия Мостаева өчен иң мөһиме укучыларының нык-лы белем алуы, төрле фәнни бәйгеләрдә уңышлар яулавы була. Тырыш укытучыга РСФСРның халык мәгарифе отличнигы мактаулы исеме бирелә.
– Галия Габдрахмановна бик озак еллар укучылары өчен остаз, дус hәм илhамландыручы булды. Ул hәрвакыт дисциплиналылык, хезмәт сөючәнлек, игелекле гамәлләргә тартылу, ныклы белем алуга омтылуны өстен куйды. Хәзер дә аны һәр укучысы белем бирүе, тәрбиясе өчен җылы хисләр белән искә ала. Дәресләрендә ул химия hәм биология фәннәренә карата һәр укучыда мәхәббәт тәрбияләргә тырышты. Дөнья hәм табигать матурлыгын күрсәтү максаты белән янып эшләде. Ә аның җитәкчелегендә берничә буын укучылар тарафыннан мәктәп янәшәсендә утыртылган hәр агачка укытучының күңел җылысы сеңгән, ул тирәдән үткән һәркем, мөгаен, педагогны искә аладыр. Алар тормыш иптәше Харрас Салихович белән безнең җирлекнең күрке булып яшәделәр, – ди авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев