Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Укучыларга замана һөнәре турында сөйләделәр

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында һөнәри юнәлеш бирүнең федераль бердәм моделен гамәлгә ашыруга багышланган «Профессионалитет» федераль проекты нигезендә Зәй муниципаль районының IX-XI сыйныфтан йөзгә якын укучы «Алабуга» махсус икътисади зонасында булды.

Анда «Дотянуться до неба»  фестивале дә уздырылган иде. Фестиваль пилотсыз авиатранспортның алдынгы технологияләренә багышланды. Бу укучыларга заманча һөнәрләр дөньясы белән танышу өчен уникаль мөмкинлек булды, алар  өр-яңа тренажерларны сынадылар, пилотсыз очу аппаратларын программалаштыру турында белемнәр алдылар һәм виртуаль симуляторларда эшне үзләштерделәр.

Ата-аналар балалар өчен мондый чарага баруның мөһимлеген ассызыкладылар: экскурсия укучыларга производствоның реаль процессын үз күзләре белән күрергә һәм иң перспективалы белгечлекләр белән танышырга мөмкинлек бирде. Визит вакытында балалар «Алабуга Политех» заманча югары технологияле көллиятенең эше белән таныштылар, киләчәктә иң кирәкле һөнәрләрне өйрәнделәр һәм хәтта робототехника җайланмалары белән идарә итәргә тырыштылар.

Моннан тыш, чарада катнашучылар аралашу, команда туплау һәм эшмәкәрлек күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән мавыктыргыч мастер-классларда, конкурсларда, интеллектуаль викториналарда актив катнаштылар. Оештыручылар бер үк вакытта чараны кызыклы һәм файдалы итәргә тырыштылар, уенда катнашучыларга заманча икътисадның эшлекле культурасы һәм этикасы нигезләрен ачучы биремнәр дә тәкъдим иттеләр.

Педагоглар әйтүенчә, мондый белем бирү мәйданчыкларында булу яшүсмерләргә булачак һөнәр сайлауга аңлы рәвештә якын килергә һәм өзлексез һөнәри үсешнең һәм үз-үзеңне үстерүнең мөһимлеген аңларга ярдәм итә.

фотолар мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев