Укучыларга илнең төп законы турында сөйләделәр
Бүген Россия Конституциясе көнендә мәктәп укучылары өчен, Зәйнең Мирный бистәсе шәһәр мәдәният йортында ”Жить в мире и согласии” дип исемләнгән танып-белү программасы оештырылды.
Мәдәният йортына сыйныф җитәкчесе Гүзәл Хәлиуллина белән 5нче мәктәпнең III сыйныф укучылары килде. Аларга илнең төп законы - Россия Федерациясе Конституциясенең барлыкка килү тарихы хакында сөйләделәр. Чара барышында укучылар җәмгыятебезнең социаль-сәяси һәм икътисадый тормышының төп принциплары турында белделәр. Балалар илнең төп законы формалашуының этапларын, төзәтмәләр кертелүен, дәүләт хакимияте символлары һәм аларның мәгънәләре турында да мәгълүмат тупладылар.
Шулай ук алып баручы билгеләп үткәнчә, ил гражданины өчен Конституция ул беренче чиратта белергә тиешле закон. Бу законнарны дөрес куллану-цивилизацияле тормыш нормасы, аның сыйфатын күтәрү өчен куәтле рычаг. Аннары җанлы әңгәмә үткәрелде, анда балалар тәкъдим ителгән материалны беркеттеләр, анда үз хокукларын һәм бурычларын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Укучыларның төп бурычы - законнарны үтәү, яхшы уку һәм үз Ватанының лаеклы гражданнары булу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев