Укучыларга экология турында сөйләделәр
21 октябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында «Безнең йорт - Җир планетасы!» дип исемләнгән интеллектуаль викторина үтте.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре 5нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучылары белән экологик темага викторина уздырдылар. Балалар «Зоологик йөгереш»тә бик теләп катнаштылар, анда үзләренең белемнәрен күрсәттеләр һәм бик күп яңа, кызыклы мәгълүмат белделәр.

Ә ахырда укучыларга табигатьне саклауның мөһимлеге һәм барысы да бары тик бездән торуын искәрттеләр. Экология саулыгы планетабызның киләчәге булуын истә тотуларын теләделәр.
фотолар мәдәният йортыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев