Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучылар татлы бәйгедә катнашты

Мәктәп укучылары аш-су әзерләү буенча үзара осталыкларын сынады.

Зәй политехник көллияте быел да тәм-томнар пешерергә яратучы кыю малайлар-кызларны үзенә берләштерде.
Конкурсны оештыручылар ел саен биремнәрне яңартырга тырыша. Быел исә винегрет салаты ясау һәм алдан әзерләнгән чүпрәле камырдан төрле формада, үзләре теләгән эчлек белән пирог пешерү бурычы куелды. Ризыкның тәме генә түгел, аны бизәү, матурлау да жюри тарафыннан игътибарга алынды.

6нчы мәктәп, Аксар, Төги авылларыннан килгән VII-VIII сыйныф укучылары ике кешелек команда булып көч сынашты. Укучыларның осталыклары һәркемне сөендерде.

Аксар мәктәбенең VIII сыйныф укучылары Энҗе Миңнуллина белән Илнар Нургалин абрикос һәм чикләвекле пирог пешергәннәр. Яшелчә салаты ясап, аны матур итеп бизәп тә куйганнар.

— Бу бәйгедә икенче тапкыр катнашам. Тиз генә болгатып әзерләнә торган коймакларны аеруча яратып пешерәм. Төрле салатлар ясап һәм башка тәм-томнар белән әниемне эштән каршы алам. Пешеренергә осталыгым бар, исәбем — конкурста сынатмау, — ди Энҗе.

6нчы мәктәптән берничә команда килде. Амалия Гыйлаева белән Алинә Голубкова бергәләп ике ризык әзерләделәр. Кызларның оста итеп пешерелгән хачапури белән пиццалары күпләрне кызыктырды. Гади, шул ук вакытта файдалы яшелчә салаты — винегретны да алар үзенчәлекле итеп бизәгәннәр.

— Телне йотарлык пицца пешерергә мин ресторанда эшләүче ападан өйрәндем. Ул үзенең рецепты белән бүлеште. Хачапурины да тырышып ясадык. Өйдә дә бик теләп һәм яратып пешерәм. Кечкенәдән әниемә ашарга әзерләргә булышам. Беренче тапкыр пешергән ризыгым коймак булды, — ди Амалия Гыйлаева.

— «Кулинар традицияләрне саклап» бәйгесен ел саен уздырырга тырышабыз. Ярышның максаты — пешеренү осталыгын арттыру, эшкә өйрәнү һәм кулинар традицияләрне саклау. Безнең уку йортында шушы юнәлеш буенча белем бирелә. Укучыларга да киләчәк һөнәрләрен сайлауда ярдәм итә алырбыз дип ышанабыз. Кайчандыр әлеге бәйгедә катнашып, пешекче булу хыялы белән безгә укырга килүче малайлар-кызлар булды, — ди политехник көллиятнең директор урынбасары Айгөл Әхмәтҗанова.

Конкурс биремнәре берничә юнәлеш буенча бәяләнде. Иң катлаулысы жюрига йөкләнде, чөнки иң лаеклыларны алар билгеләде. Яшь пешекчеләрнең эшләрен шәһәрнең билгеле бер кафесында эшләүче шеф-повар һәм икмәк пешерү заводы белгечләре бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев