Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучылар окоп шәмнәре ясый

Шәмнәрне Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары һәм укытучылары махсус хәрби операциядәгеләр өчен әзерли.

Бу эшкә алынганчы мәктәпнең “Яшьармиячеләр”е, укучылар, укытучылар белән бергәләп башта окоп шәмнәрен ясау процессын өйрәнгән, аннары хәрбиләребез өчен мөһим булган шәмнәрне ясауга керешкән. 
“Окоп шәмен ясау өчен су мунчасында парафинны эретеп, калай савытларга саласы, аннары фитиль куясы. Шәм янында җылынырга, аяк киемен киптерергә була. Әгәр дә ул шәмне солдат окопта кечкенә чокырга куйса, ут тышкы якка күренмәячәк. Бу – солдат өчен көнкүрештә бик тә кирәкле әйбер. Хәзерге вакытта укучылар 100дән артык окоп шәме ясады”, - ди мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Чернова. 
Баграж җирлегеннән район Советы депутаты Эдуард Галеев мәктәпкә килеп, бу эш барышы белән танышты һәм үзенең киңәшләрен бирде. 
Авыл халкы да әлеге игелекле эшкә үз өлешләрен кертә. Окоп шәмнәре ясау өчен калай банкаларны җыю авыл кибетендә оештырылды. Шулай ук Югары Баграждан Григорий һәм Галина Борисовлар гаиләсе мәктәпкә бер пакет парафин китерде. 
Укучылар үз куллары белән ясап җибәргән окоп шәмнәренең игелек уты, күңел җылысы символы буларак, һәр солдатны җылытыр дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев