Укучылар наркотикларга каршы
Мәктәп укучыларының актив гражданлык позициясен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Зәйнең 4нче мәктәбе 7А һәм 7Б сыйныфларының «ЅаМоЅтоятельные дети» «Ябалак» республика наркотикларга каршы көрәш проекты отряды активистлары «Сәламәт әни, сәламәт бала» акциясе уздырдылар.
Акциядә катнашучылар узып баручы хатын-кызлардан: «Тәмәке, никотин, алкоголь, наркотикларның кешеләр репродуктив системасына тәэсире турында беләсезме? » дигән сорауга җавап бирүләрен сорадылар.
Сораштыруларда катнашучылар барысы да сорауга уңай җавап бирделәр һәм начар гадәтләрдән үз балаларын да сакларга теләүләрен әйттеләр. Һәр җавап бирүченең беләгенә кояшны, шатлыкны, уңдырышлылыкны, иҗади активлыкны, нәсел дәвамын символлаштыручы кызгылт сары төстәге тасмалар бәйләнде.
Акция кысаларында шулай ук «Ябалак» отряды укучылары башлангыч мәктәп укучыларын «ЅаМоЅтоятельные дети» проекты белән таныштырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев