Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучылар “Яшь медик” өстәмә белем бирү программасы үтә

Шәһәрнең 3нче мәктәбендә профориентация юнәлешендә медицина сыйныфы эшли.

Укучыларга Чаллы медицина колледжы белән үзәк дәваханә белгечләре берлектә “Яшь медик” өстәмә белем бирү программасы кысаларында курслар алып баралар.

Шул рәвешле укучылар мәктәп эскәмиясеннән үк беренче медицина ярдәме күрсәтү, сәламәтлек сагы хезмәткәре белгечлеге буенча өстәмә белем үзләштерә.

Теоретик белем Чаллы колледжы педагоглары тарафыннан онлайн форматта һәм мәктәпкә килеп тә алып барыла. Үзәк дәваханә белгечләре исә укучыларга гамәли белем бирә. Мәсәлән, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте фельдшеры Иван Яшин укучылар белән инде берничә дәрес уздырырга өлгергән. Ул хәле начарайган кешеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү, кискен авыртулар булганда нәрсә эшләргә, агулану очрагында ничек ярдәм итәргә икәнлеген өйрәткән.

Шулай ук укучылар кан басымын үлчәргә, пульсны тикшерергә, яраларны эшкәртеп бәйләргә һәм башка беренче медицина ярдәменә өйрәнәләр.

Иң-иң тырышларга аерым игътибар да бирелә икән. Мәсәлән, узган уку елында Аделина Кравцова, иң яхшы укучы буларак, Чаллы медицина колледжында “Бер көнлек студент” чарасында катнашу хокукына ия булган. Ул Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсендә булып, реанимация бүлеге эшен караган, кан анализы алуда катнашкан һәм башка эшләрне башкарырга өйрәнгән.

— Әлеге программаның төп максаты – укучыларга медицина буенча башлангыч белем бирү, төрле терминнарны аңларга өйрәтү, сәламәтлек сагы белгече һөнәренә кызыксыну уяту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһимлеген сеңдерү, –ди биология укытучысы Анна Рафаилова.

Бүгенге көндә 3нче мәктәпнең медицина сыйныфында 27 укучы белем ала. Узган ел исә әлеге мәктәптән ике укучы медицина уку йортларын сайлаган. Аларның берсе, тугызынчыны тәмамлап, Түбән Кама медицина колледжына укырга кергән Милания Волякова, икенчесе, унберенчене тәмамлап, Алабуга медицина колледжына кергән Роман Максимов. Әлеге укучылар икесе дә мәктәптә “Яшь медик” өстәмә белем бирү программасын үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев