Укучылар яралы хәрбиләргә пижама тегә
Зәйнең 9нчы мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә яраланып госпитальләрдә дәваланучылар өчен чираттагы партия пижамалар тегүгә керештеләр.
Билгеле булганча, биредә укучыларга эшче һөнәрләренә мәктәп партасы артыннан өйрәтү өчен махсус тегү эшләре кабинеты эшли. Илдә махсус хәрби операция башлангач та мәктәп җитәкчелеге, педагоглар укучыларны тегүче һөнәренә өйрәтү максатын да, изге эш башкаруны да берләштерделәр. Хәзер биредә хәрбиләр өчен кирәкле киемнәр тегү буенча аерым цех эшли дисәк тә ялгыш булмас.
фотолар мәктәптән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев