Укучылар белеме – конкрет саннарда
Шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә район белем бирү йортлары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе үтте.
«Белем бирү нәтиҗәләрен мониторинглау, анализ һәм үсеш перспективалары» дигән темага узган сөйләшүләрдә соңгы берничә елда район мәктәпләрендә белем бирү сыйфатының торышы анализланды.
Семинар-киңәшмәдә район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев катнашып, һәр уку йорты җитәкчесенең эшенә тукталдылар.
Разиф Кәримов башта педагогларны районның социаль-икътисади торышы белән таныштырды, һәр тармакта тотрыклы үсеш баруын ассызыклады.
— Оешма-предприятие-ләребезнең уңышлы үсеш фонында белем бирү сис-темасы да динамикада булырга тиеш, чөнки сез киләчәктә әнә шул җитештерү мәйданнарында эшләячәк төп эшче көчләр, белгечләр әзерлисез, — диде район башлыгы.
Төп доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев чыгыш ясады. Ул һәр мәктәптә укучыларның бердәм дәүләт имтиханнырын, дәүләт йомгаклау аттестацияләрен ничек тапшыруларын аерым анализлады.
— Узган уку елында 133 унберенче сыйныф укучысы 435 имтихан тапшырды. Алар барысы да өлгергәнлек аттестатлары алды. Ә имтихан бирү сыйфатын саннарда чагыштырып карасак, безнең укучылар математика (профиль), җәмгыять белеме, рус әдәбиятыннан экзаменнарны республикадагы уртача баллдан югарыракка тапшырды. Тик рус теле, инглиз теле, биология, химия, тарих, информатика, география, физика буенча уртача балл республиканыкыннан түбәнрәк. Бу имтиханнарны бәяләүдә кайбер үзгәрешләр белән бәйле булса да, белем бирү сыйфаты турында уйланырга мәҗбүр итә. Аеруча инглиз теленнән — 12, химиядән — 10, биология, информатикадан — 7шәр, физикадан 6 баллга кимрәк булу борчуга сала. Бу укучыларның аерым фәннәрдән тиешле баскычны үтә алмаулары белән дә бәйле. Алтын медальгә дәгъва итүче ике укучы үз билгеләрен дәлилли алмады. Тугызынчы сыйныфтан соң дәүләт имтиханнарын тапшыручыларның 452се имтиханнарны уңышлы тапшырды, 6 укучы көзге чорда имтихан тапшыруга калды, — дип сөйләде идарә башлыгы.
Гомуми нәтиҗәләр буенча караганда, узган уку елы йомгаклары алдагы еллар белән чагыштырганда, түбәнрәк булуын күрсәтә. Разиф Галиевич мондый күрсәткечләрнең белем бирү йортлары җитәкчеләрен бизәмәвен әйтте. Уртача имтихан баллары буенча аеруча түбән булган мәктәп директорларына кайда нәрсә эшләнеп бетмәвен ачыклап, бу уку елы дәвамында уңай динамикага ирешүне төп максат итеп куйды.
Киңәшмәдә шулай ук укучыларның кече фәннәр академиясе эшчәнлеге дә каралды. Фән олимпиадаларына укучылар әзерләү үзәге булган бу белем йортына тагын да күбрәк талантлы укучылар әзерләү мөһимлеге белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев