Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучылар җәйне хезмәт белән үткәрде

Зәй районында җәйге чорда 208 яшүсмер эшкә урнаштырылды.

Ел саен Зәй районы укучылары мәшгульлек үзәгенә вакытлыча эшкә урнашу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәләр. Бу «Демография» илкүләм пороектын гамәлгә ашыру кысаларында, яшь буынны профориентация юнәлешендә үз-үзләрен сынап карау максатында оештырыла. 

"Яшүсмерләрнең җәйге чорда мәшгульлеге — эшчәнлекнең мөһим юнәлешләренең берсе, балигъ булмаганнарны эшкә җәлеп итеп, без аларга беренче хезмәт тәҗрибәсен алырга, акча эшләргә һәм киләчәктә аңлы рәвештә һөнәр сайларга мөмкинлек бирәбез«,- ди район мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева. 

«Яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесенә җәйге чорда 147 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Алар «Минем ишегалды лагере» проекты буенча әйдаманнар һәм яшелләндерүчеләр булып эшләделәр. 

Районның эре предприятиеләре дә балигъ булмаганнарны вакытлыча үзләренә эшкә алырга әзер. Быел ГРЭСта 61 укучы төрле вакансияләрдә тәҗрибәле остазлар кул астында беренче хезмәт тәҗрибәсе алды. 

Эшләү дәверендә яшүсмерләр хезмәт тәҗрибәсе генә түгел, ә коммуникатив күнекмәләр дәрәҗәсен дә күтәрделәр, коллективта эшләргә өйрәнделәр, яңа дуслар таптылар, күп кенә яңа һәм файдалы юнәлешләр турында белделәр, үз мөмкинлекләрен бәяләделәр һәм үзләрен һөнәрдә сынап карадылар. 

Яшүсмерләргә хезмәт хакы исә эш бирүче тарафыннан билгеләнгән күләмгә өстәп мәшгульлек үзәге аша республика бюджетыннан бирелә торган 2650 сумнан да гыйбәрәт булды. 

Киләсе елда да яшь буынны хезмәт белән тәрбияләүгә игътибар бирү дәвам итәчәк.

Фото район мәшгульлек үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев