Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучыбыз хаты: «Заманасы шундый иде...»

Сугыш... Күпме кайгы, күпме олы хәсрәт сыйган бу сүзгә.

#МинемГерой

Олы кешене дә, бала-чаганы да читләтеп үтмәгән сугыш афәтләре хәзер инде куркыныч төш кебектер.

«Нихәл итмәк кирәк, заманасы шундый иде, балам», — дип, сөйләп китә иде әбием, ул авыр елларны искә алып. Авыр сугыш чорында әбиемнәргә күпме ихтыяр көче, сабырлык кирәк булгандыр. Кырда урак урганнар, көлтә бәйләгәннәр, кибән куйганнар, сыер җигеп 30-35 чакрым җирдән чәчү орлыгы ташыганнар.

«Берсендә шулай, чабата юешләнмәсен өчен, язгы боз өстеннән яланаяк йөгереп чыктык. Шулчакта аягымның ничек туңганы искә төшсә, әле дә аркаларым чемердәп китә», — дип сөйли иде әбием. Бабам сугышка киткәндә ике яшьлек кызы белән калган ул.

— Күлмәк итәгеннән сәке яңагына бәйләп куя идем дә алдына су, ашау калдырып чыгып китә идем эшкә. Беркөнне кайтып керсәм, бала сәкедә юк. Паласка уралып, сәкедән идәнгә төшкән (ярый әле сәке биек түгел иде), мич артына барып, шунда йоклап киткән. Аннары сәке кырыена биек такталар кадаклап чыктым, — ди әбием.

«ТЗ» тракторында да эшләгән. Көндезен кырда эшләсәләр, кичләрен фронттагылар өчен оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр. Кайчан гына йокладылар икән алар?! Алай да тракторда ягулык беткәч, буразна арасында изрәп йоклап киткәнен хәтерли иде. Бер тапкыр гына булган андый хәл.

Сугыш елларында тракторда эшләвен дә горурланып искә ала иде әбием. «Тракторчыларга әз генә булса да ашлык бирелде. Сыер, сарык асрасак та, сыер сөте эчкәнебезне хәтерләмим. Салымнар коточкыч күп иде. Елга 300 литр сөт, 40 килограмм ит, май тапшырырга тиеш булдык. Һәр чорның үз авырлыгы була шул инде. Тракторда бергә эшләгән Санияне бер литр керосин өчен төрмәгә яптылар. Законнар бик кырыс булды. Бер уч икмәк өчен күпме кешенең гомере зинданнарда узды», — дип әбиемнең бик ачынып сөйләгәннәре әле дә хәтердә.

Әле тагын аңа очраган бер вакыйга истә калган.

«Иртән урман янында калган тракторым янына барам. Каршыма бүре килеп чыкты. Каршыма килүеннән туктап, утырды да миңа карап тора. Мин дә туктадым. Артка борылып китәргә дә куркам. Икебезнең ара 15-20 адым булгандыр. Догаларымны укып, басып торам. Ярты сәгатьләп шулай торгач, бүре борылды да урман буйлап китеп барды. Күзләремнән яшь ага, тез буыннарым калтырый. Көч-хәл белән тракторыма барып утырдым».

Тылдагы хезмәтне туктатмыйча алып барулары белән алар җиңү таңын якынайтканнар. Бөек Җиңүдә тыл ветераннарының да көче чиксез зур булган. Җиңү өчен алар сәламәтлекләрен дә, яшьлекләрен дә корбан иткәннәр.

«Яхшылыкны юлдаш итеп яшәгез, нәсел-ыруларыгызны онытмагыз, юкка кешене рәнҗетүдән саклана күрегез. Изгелекләр үзегезгә изгелек булып кайтыр». Бу сүзләр бүген дә колакта яңгырап торган кебек.

Әбиемнең мин бер минут та тик торганын хәтерләмим. Һәрвакыт хәрәкәттә булды. Бакчада бәрәңге алганда, безнең арттан чүгәләп бәрәңгене җыеп барды. Безгә гел яхшылык теләде, әдәпле, кешеләргә ярдәмчел булырга өндәде. 96 яшендә якты дөньядан китеп барды. Бабам белән бергә тигез гомер кичерделәр, биш бала тәрбияләп үстерделәр. Сугыш ветераны хатыны Һәдия әбиемнең рухы шат булсын. Без аның кылган изгелекләрен, үгет-нәсихәтләрен онытмабыз.

Гөлшат Әгъзамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев