Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Яз – табигатьнең уянуы, тереклекнең яшәрүе

Бар дөньям, күңелем белән тын калып Җир-ананың сулышын, табигатьнең авазын тыңлыйм.

Аяз күк  йөзе, сулап туймаслык саф һава. Якындагы   елга тирәсендәге  таллардан кошлар моңы агыла. Нинди генә авазлар чыкмый! Нинди сәләтле адәм баласы  үзе уйлап чыгарган  уен  коралларын  чиртсә  дә бу кадәр  ноталарны  тудыра  алмас,  мөгаен. Кошлар  сайравы  гаҗәеп  симфонияләрне алыштыра  алыр  микән?!

Монда  гадилек –  табигыйлек, эчкерсезлек-барысы бергә үрелгән.Күзеңне  йомып  колак  салсаң, шул мизгел  сихри  дөньяга  чумасың. Камышлар арасына чит-күздән   яшеренеп   оя  корган үрдәкләр  ара-тирә  аваз  сала. 

Бакалар  патшалыгы – үзе  бер хикмәт! Алар  сайрамый  да,  кычкырмый да – алар көлә, шаркылдап  авыз тутырып  көлә. «Кха-ха кха-ха-хаа» эч  катып көлүләреннән   ирексездән  елмаясың. «Кәк-күк, кәк-күк ,кәк-күк»! Бакаларның  шат  авазына  кәккүк  моңы  ялгана. «Гожжж- бызз- гожж-Быззз»  бусы  тырыш  бал  кортларының тыгыз  эш  барышы. Алдымда-әйтерсең, рәссамның  пумала –  буявы  чайкалып  киткән  дә, урыны  белән  генә  түгел, ә  гүя  бөтен  киндеренә  ак  буявы  түгелгән халәттә чәчәк  аткан  агач- куаклар. Аларның  хуш  исенә  ис  тою  рецепторлары  диапазоны  югары  үрмәли, ә  ишетү  дулкыннары «гожж-гожж»  авазын тагы  да  көчәя  баруын  сизә.  Чәчәктән  чәчәккә  кунучы  бал  кортларына  ярдәмгә  төклетура- быжаннар  һәм  башка  бөҗәкләр дә  эшкә  алынган. Әлеге  шауга  ерактан  трактор  гөрелтесе  кушылды. Җир-Ана куенына  орлык  салына. Тигез  буразналар  сызып  баручы  трактор артыннан  ачылган  жирдән  ялтырап  торган чем-кара кәчтүмле  сыерчык халкы  җим чүпли. Нинди  матур  тавыш  ияләре  дә  аңлый, җырлап  кына  булмый  шул. Әнә  ояда борын  төрткән  газизләре  «чырыйк-чырыйк» дип  көтеп тора. Аларның  шулай  җайга  салынган. Тамак  ялгап  алгач  җыр  дәресләре  башлана. 

Ак  һәм   күк  сиреньнәр  быел  тагын  да  көяз. Чәчләрен  шул  дәрәҗәдә бөдрәләтергә  кирәк  бит, ә!! Тәүге  свиданиягә  җыенган  кызны хәтерләтә. Ә хушбуйлары! Әллә  каян  аңкып  тора- билләхи, исенә исерерсең. Җил  малайлары әллә  юри кылана, тегендә-монда селкетә, уйный-көлә. Шулчак  ястык  кадәр  генә  болыт пәйда  булып, җылы  яңгыр  тиз-тиз генә  Җир-анага саф  сулышын  бөркеде. Шул  арасы  болыт  артыннан  качышлы  уйнагандай  кояш  ялт  итеп башын  тыкты. Күктә  төгәл  сызыкларын  сызып җете  төсләргә   манылган  салават  купере  пәйда  булды. Баллы,  тәмле, хуш  исләр  барысы  бергә  буталган,  күкрәк  тутырып  иснәрлек  саф  һава  барлыкка  килде. Инде  таҗларын  ачарга  өлгергән энҗе  чәчәкләр  кыңгырауларын  кактылар,  сап-сары  тузганаклар күзләрен  ачып  кояшка  куз  кыстылар. Яңгырдан  яфрак  астына качып  өлгергән  кызыл  солдат  эшелоны да  чыгып  уз юлы  белән  китте. Шулчак әтәч  сызгырып  җибәрде,  үзенең кызларын  жыеп  кыт-кыт  килеп көнлек  эшләп  бетерәсе  тырмыйсы,  чүплисен искә  төшерде. Аяк  астыбыздагы  хәтфә  үләннәр, агачлардагы  яфраклар  шул  дәрәҗәдә  саф, чиста  ки, әйтерсең, сабый  баланың кер-тузан  кунмаган гөнаһсыз  күңеле. Бу  чыннан  да  шулай. Табигать  сабый  бала халәтендә. Бу – туу.  Бу – Яз! Бу – уяну, алга бару!
                                                     

Рәйхана.

автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев