Укучыбыз яза: Елмаеп яшик
Үземне оптимист кешеләр рәтенә кертер идем. Күп нәрсәгә елмаеп карыйм, юк-бар өчен бетеренмим. Бу миңа әтиемнән күчкән, холкым нәкъ аныкы кебек.
Гади бер көн иде. Мирный бистәсенә бару өчен автобус тукталышына таба атлыйм. «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда, төркем-төркем булып, асфальт буйлап күгәрченнәр йөгерешәләр, җим эзлиләр. Алар арасында 3-4 яшьлек кыз да йөри. Күгәрченнәрнең берничәсе кызның кроссовка шнурын тарткалыйлар. Баксаң, анда кызның әле яңа гына ашаган торт валчыклары калган икән. Кыз әнисенең ачулануына да игътибар итми, күгәрченнәрдән дә курыкмый, рәхәтләнеп көлә генә — аңа кызык.
Бу тыныч кошлар безнең шәһәр урамында яшәргә күнеккән. Урамнан узып баручыларны да таныйлар шикелле. Чөнки куркып кинәт кенә очып китмиләр, кешеләргә юл бирә-бирә, тыныч кына аяк тирәсендә әйләнеп йөриләр. Әнә берничәсе минем арттан ияреп бара. Ашарга сорауларыдыр, мөгаен, дип, якындагы кибеттән көнбагыш алып, яңадан киләм. Пакетны ачып, кызга тоттырам да юлымны дәвам итәм. Артыма борылып караганда, кызчык сөенә-сөенә, күгәрченнәрне көнбагыш белән сыйлый иде. Шулай уйланып, кодагыйларыма килеп җиткәнне сизми дә калдым. Ишектән килеп керүгә, исәнләштем дә: «Кодагый, әйдә, чәй куй, тәмле әйберләр алып килдем, тәмләп чәй эчәбез», — дип пакетны аңа тоттырдым.
Чәй кайнап чыкты, тәм-томнарны алырга дип пакетны ачсак, анда — мунчада юыну әйберләре. Эш шунда булып чыкты, мин киткәндә кызым шәһәр мунчасына барырга җыена иде. Пакетларыбыз бертөсле. Мин аның пакетын алып киткәнмен, ә ул минеке белән мунчадан кире әйләнеп кайткан. Без кодагый белән көлешә-көлешә, ул пешергән коймак белән чәй эчтек.
Табиблар көлүне бик күптәннән мактыйлар. Аны дарулардан яхшырак дип саныйлар. Көлү сулауны җиңеләйтә. Ул кешенең күңелен күтәрә. Авыру кешегә сәламәтләнергә ярдәм итә. Көләч кешеләр гаҗәеп күп. Алар янында бөтен авыр хисләр тарала.
Бер елны аягымны авырттырып дәваханәгә эләктем. Травматолог аягыма гипс салды да: «Менә хәзер 2 ай шулай ятасыз инде», — ди.
Миңа бик күңелсез булып китте, елый башладым.
— Нәрсә елыйсыз инде? 1 айда 29 гына көн калды бит, — ди ул миңа, елмаеп.
Мин дә көлеп җибәрдем. Шунда ук баштагы авыр уйлар юкка чыкты.
Кызыма 3 яшь чагында авылга кайттык. Әни белән бакчада кишерне сирәкләргә тотындык. Тамак кипкәч, чәй эчәргә кереп киттек. Кызым ишегалдында уйнап калды. Бераздан йөгереп кергән. «Мин кишердән чүпләрне утадым», — ди. Чыгып карасак, түтәлдә бер кишер дә калмаган.
«Безгә сирәклисе калмаган инде», — дип көлештек әни белән.
Туган ягым Әгерҗедә бер гасыр гомер кичерүче Галия әби бар иде. Катлаулы авыр тормыш юлы үтеп, газиз балаларын югалту хәсрәте кичерсә дә, аның йөзендә һәрчак якты елмаю иде. Читтән караганда дөньяда аннан да бәхетлерәк хатын-кыз юктыр сыман. Ә ул, чыннан да, бәхетле. Тау хәтле кайгы-хәсрәткә күмелеп тә, язмышына рәнҗемәгән, боекмаган, йомылмаган кеше турында тагын ничек дип әйтәсең?.. Авызына каратып сөйләү осталыгына да, юмор хисенә, күзлексез дини китаплар укуына, хәтеренең яхшылыгына да таң калырлык иде. Мин әле кызлар кебек, 100 яшь пүчтәк бит ул, дип көлдереп каршы ала иде ул, туган көне белән котларга баргач. Аның кияүгә чыгуы да бик кызыклы булган. Гаиләдә игезәк кызлар иде алар. Шулкадәр охшашканнар, бер-берсеннән аеру бик авыр иде. Элек кызларны урлап алып китү гадәте булган. Игезәк пары Саниянең йөргән егете Хәлим, ялгышып, Галияне урлап киткән. Шулай яшәп киткәннәр алар. 58 ел бергә матур гомер кичерделәр.
Игезәкләр дигәннән, Ижауда яшәүче сеңлемнең кызы да егете белән сәер танышуын сөйләп көлдерде.
«Дус кызым белән паркта утырабыз, ди. Безнең янга бер егет килеп утырды. Бераз сөйләшеп утыргач, Лилия, минем синең белән якыннанрак танышасым килә, мин хәзер киләм», — дип китеп барды.
Чәчәк кибетенәдер инде дип фаразладык. Бераздан бер кызны култыклап килеп, якындагы эскәмиягә килеп утырды. Шундый ачуым чыкты. Кыю гына бардым да: «Ах, оятсыз, миннән көлергә уйладыңмы?» — дип йөзенә төкердем дә китеп бардым.
Икенче көнне тагын шунда ук утырабыз. Тагын теге егет килеп утырды. Бу юлы икәүләп. Икесе дә бер тамчы су кебек бер-берсенә охшаганнар.
Игезәкләр Вәкил белән Вәсил булып чыкты болар. “Миңа шулай итеп кылган гамәлем өчен игезәк сыңарыннан гафу үтенергә туры килде”, – ди.
Әле кичә күрше йортта яшәүче дусларыма бардым. Аларның ике яшьлек Камил исемле уллары бар. Алып килгән күчтәнәчемне кулына тоттыргач, әнисе аңа: “Улым, рәхмәт әйт”, – ди.
Малай баш кагып, рәхмәт белдерде.
“Улым, рәхмәтне телең белән әйт”, – ди әнисе.
Камил авызын зур итеп ачып, телен чыгарып та куйды. Рәхәтләнеп көлештек. Бер минутлык көлү 45 минутлык ялга тиң, ди бит.
Түгелгән сөт өчен еламагыз, ди инглизләр. Чынлап та инде югалту булган икән, аңа үкенүнең бер мәгънәсе дә юк. Киләчәккә карап, бары тик яхшыга гына ышанып яшәүгә ни җитә?!
Фәния Әгъзамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев