Укучыбыз яза: «Әлмәт - Зәй» күпере
Зәйнең җирле шагыйрәсе Әлмәттә әдәби очрашудан соң үз хис-кичерешләре белән уртаклаша.
32нче дөньякүләм #әдәбимарафон да тәмамланды. Әле яңа гына башланган кебек иде, егерме бер көн дә үтеп киткән. Соңгы ике елда Раил Гатауллин проектында уңай якка үзгәрешләр күп, өйрәнергә теләгәннәргә ташламалы түләүле курслар оештырыла, һәр төркемнең үз әйдаманы бар. Хәзер заман белән бер сулышта булу мәгъкуль. #Сәламәтиртә, #Авылымгүзәллеге проектлары да үзенчәлекле, эзләнер, телне, язуны шомартыр, сәламәтлекне ныгытыр өчен менә дигән мөмкинлек.
Кечкенәдән укырга яратам. Гомумән, рухи азыксыз торып буламы икән ул?! Безнең төбәктән никадәр язучы, шагыйрьләр чыккан. Без бербөтен булсак, киләчәктә якташларның иҗатына игътибарны юнәлтсәк, тагын да яхшы булыр иде.
Һәр яңа китап белән яңа дус, үзеңә яңа авторлар ачасың, тәҗрибә туплыйсың, берникадәр түл җыясың, күңелеңә якын кешеләр табасың. Әдәби марафоннарның һәрберсендә катнашмасам да, елга бер мәртәбә интернет челтәренә укыган китабымнан өзекләр куеп барам. Ә #әдәбимарафон да 2020нче елдан башлап.
Июльнең соңгы көнендә Гөлия Җамалеева Әлмәткә, Разим Вәлиуллинның сеңлесе, райондашым Кадрия Нәгыйм кызы Гыйльманова белән очрашуга көтеп калабыз дигәч, бик сөендем. Без аның белән "Авылым гүзәллеге"ннән таныш.
Әлмәт миңа бик якын шәһәр, ун ел гомерем биредә хезмәттә узды. Аз гына булса да Әлмәт сулышын тоясым килеп, шәһәрдән җәяү киттем. Менә Тельман урамы. Габдулла Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсе өч ел элек яңартылган, тәрәзә төпләрендә гөлләр, бик иркен бина. Ә китапларының күплеген әйтмим дә?! Шулкадәр дустанә каршыладылар. Мондый күрешүләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез.
Әлмәттә 21 нче мәктәптә эшләгәндә, безгә бик еш каләм әһелләре килә иде. Разим Нәгыйм улын шулкадәр баһадир, төз гәүдәле итеп истә калдырганмын, истәлекләр тыңлаганнан соң, әлеге образ тагын да тулыланды. Кадрия Гыйльманованың җаны - тәне белән абыйсын олылавы күренеп тора. Абыйсы иҗат иткән җырларны җырлап та, шигырьләрен сөйләп тә күрсәтте, сокланып тыңлап утырдык.
Ул тел байлыгы! Кадрия Нәгыйм кызы 38 ел гомерен балалар укытуга багышлаган, "Россия Федарациясенең мактаулы гомум белем бирү хезмәткәре" күкрәк билгесе иясе, хезмәт ветераны. Якташларым белән горурланып утырдым. Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, "Альметьевский вестник" газетасы мөхәррире Зарипова Ландыш Нәгыймулла кызының чыгышы тагын да шагыйрь турындагы күзаллауларымны баетты, ул бик зыялы булу өстенә бик затлы да булган, киң күңеллелегенә чик - чама юк. Укытучы Эльза Марсель кызы Гобәйдуллина да үз күңелендәгесен әйтте, җорлыгына басым ясады.
Кадрия Нәгыйм кызы биргән китапларны саклык белән генә алдым, никадәр хезмәт.
Минем үземә чыгыш ясарга чират җиткәч, чын иҗат яратучылар җыелганлыктан, аудитория җылысын тоеп сөйләдем, уңай энергетика белән корылдым. Һәр иҗат җимешем мәхәббәт белән сугарылган. Укытучы буларак, балаларны иҗатка тарткандагы, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәткәндәге отышлы алымнарны әйтеп киттем. Мондый очрашулар берникадәр яшәргә көч бирә, канат өсти.
Әйдәман Гөлия Нәбиулла кызы һәр әдәби марафончысына карата ихтирамлы, һәр укучысы аның күз уңында, һәркайсы белән хәбәрләшеп тора, аеруча кечкенәләр, гаилә белән бергәләп катнашучылар игътибарга лаек, ә андыйлар Әлмәттә күп.
Бер өлкән яшьтәге апа да: “ник алданрак мондый кичәләргә йөрмәдем икән?!”, диде, “хәзер марафонда үземне ачуыма шатланып бетә алмыйм”, дип тә өстәде. Белемгә ихтыяҗ булганда, җәмгыять тулы көченә яши. Тел турындагы борчуларым бераз басылды.
Яңа әдәби марафоннарда катнашырга мая тупладым. Әлмәт әдәбимарафончылары белән яратып укый торган китаплар турында тәфсилләп сөйләштек, әдәби сәхифәләрне тагын да кызыклырак итү тәҗрибәсен уртаклаштык. Мондый җылы күрешү өчен бик зур рәхмәт, дуслык җепләре дәвам итсен, дуслык күперләре ныгысын!
Роза Хәйретдинова - Мөсәгыйтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев