Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучы хаты: «Зәйгә уңайлы, яңа автобуста килдем»

Югары Баграждан Татьяна Миронова район җитәкчелегенә рәхмәтләремне җиткерәсем килә, Иске Зәйдән Яңа Зәйгә яңа автобуста мендем, көтеп тә тормадым, дип редакциябезгә сөенеп килеп керде.

— И озак көткән вакытлар булды бит автобусларны. Берсендә автобус тулы иде, туктап та тормыйча үтеп китте. Кышын салкыннарда автобус көтеп торулар аеруча үзәккә үтә иде. «Зәй офык-лары» газетасыннан районга яңа автобуслар кайтуы турында укыган идем. Сөендем! Бар кешенең дә бит кулында машинасы юк. Мин үзем гел рейсовый автобус белән йөрим. Бүген иртән Югары Баграждан Иске Зәй башында төшеп кенә калдым, автобус килеп тә җитте. Автобусны йөртүче олы яшьтәге ир-ат та бик ачык, игътибарлы кеше, хәерле иртә, дип сәламләп каршы алды. Район җитәкчелегенә, республикабыз Рәисенә яңа автобуслар өчен рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Разиф Галиевичка гел рәхмәтләремне укыйм. Поезд юлында туктап, поезд үткәнне күпме көткәнне күпләр хәтерлидер. Зәебез матурланды, юллар-тротуарлар төзекләндерелде. Халык өчен башкарылган эшләргә рәхмәтемне белдерәсем килеп, район башлыгыбыз Разиф Кәримовка сәламәтлек, үзенә дә куанычлы гомерләр телим, — диде Татьяна апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев