Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Укучы хаты

Бу язмам аша редакция коллективына, укучыларыма, хезмәттәш укытучыларга, күршеләремә, авыр чакта ярдәм кулы сузучы авылдашларыма мөрәҗәгать итеп, тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Яхшы сүз — җан азыгы, диләр. Бу, чыннан да, шулай. Үз вакытында әйтелгән җылы сүз үсендерә, көч өсти һәм алга таба барырга юл күрсәтә, юнәлеш бирә. Аллага шөкер, минем юлымда бары тик яхшы кешеләр генә очрады, аларның барысына да янәшәмдә булганнары өчен рәхмәттән башка сүз юк. Әле бу көннәрдә генә туган көнем уңаеннан күп җылы теләкләр ишеттем, игътибар, хөрмәт тойдым.

Туган көннең олысы
Ялан булмый көткәнгә.
Ул елга бер генә килә,
Онытылмый һич кенә дә.

Менә шундый истәлекле, матур көннәрнең һәр кеше тормышында да күп булуын телим.

Районыбыз җитәкчелегенә юбилеем уңаеннан ерак араны якын итеп йортыма килеп котлаулары өчен рәхмәтемне белдерәм. Өлкәннәргә күрсәткән хөрмәтегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Гомерегез озын, сәламәтлегегез ныклы булсын, көчле рух белән алга таба да эшләргә язсын.

Хәнифә Миңнегулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев