Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Укучы эскәмия»: Зәйдә китап бәйрәме үтте

9 августта Бөтендөнья китап сөючеләр көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Зәй үзәк китапханәсе үзенчәлекле чара - «Укучы эскәмия» акциясен оештырды.

Таҗетдин Ялчыгол исемендәге сквердагы уңайлы эскәмиягә китапханәчеләр китаплар, яңа чыккан журналлар һәм цитаталар белән якты кыстыргычлар тезеп куйдылар. Сквердан узучылар биредән битараф кына үтеп китә алмадылар.

Китапханәчеләр яңалыклар турында сөйләделәр һәм кичне уңайлы үткәрү, юлда вакытны уздыру яки ыгы-зыгыны вакытлыча онытып китап уку ләззәтләнү өчен китапны теләсә нинди кәефкә туры китереп сайларга ярдәм иттеләр.

-Акция балаларда аеруча зур кызыксыну уятты: яшь укучылар өчен махсус җыентыклар әзерләнде һәм мини‑викториналар оештырылды. Балалар сорауларга дәртләнеп җавап бирделәр, бер уңайдан яңа кызыклы китаплар турында да белделәр. Өлкәннәр дә алардан калышмады: балачактан яраткан әсәрләрен искә төшерделәр, киңәшләре белән уртаклаштылар һәм яраткан авторлары турында фикер алыштылар, - ди китапханәче Зинаида Исламгалиева.

“Укучы эскәмия” акциясе тагын бер мәртәбә китап уку китапханәнең тын залларында гына түгел, җанлы сквер уртасында да бик үзенчәлекле булуын исбатлады.

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев