Прокуратура искәртә: Уяу булыгыз!
Хәзерге вакытта җинаятьләрнең яңа төре барлыкка килде: җинаятьчеләр, үзләрен махсус хезмәтләр хезмәткәрләре дип таныштырып, гражданнарны финанс яктан кызыктырып яки шантаж методы кулланып, террорчылык һәм диверсия гамәлләре башкарырга этәрәләр.
Россия Федерациясе Җинаять кодексының аерым маддәләре террорчылык акты, заложникка алу (205нче маддә), законсыз кораллы формирование оештыру һәм анда катнашу (208нче маддә), һава судносы яки су транспорты, тимер юл составын урлау (211нче маддә), дәүләт яки җәмәгать эшлеклесе тормышына янау (277нче маддә), хакимиятне көчләп басып алу (278нче мадә), кораллы фетнә (279нчы маддә), халыкара яклаудан файдаланучы затларга яки учреждениеләргә һөҗүм итү (360нчы маддә) кебек җинаять кылуга тарткан, вербовкалган һәм башкача җәлеп иткән өчен җаваплылыкны күздә тота.
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 205.1 маддәсе буенча террорчылык эшчәнлегенә тартылу дигәндә, югарыда китерелгән маддәдә санап үтелгән бер яки берничә җинаять кылу кирәклегенә икенче затның ышануын аңларга кирәк. Ысуллар төрле булырга мөмкин, шул исәптән психологик көч куллануны да кертеп.
Шулай ук "вербовкалау"да тыелган. Ул РФ Җинаять кодексының 205.1 маддәсендә санап үтелгән җинаятьләрнең берсен булса да кылуда катнашу өчен бер яки берничә кешене җәлеп итү эшчәнлегеннән гыйбарәт. Вербовка вакытында нинди дә булса көч куллану мөмкин түгел.
Террористик характердагы җинаять кылуга затны башкача җәлеп итү РФ Җинаять кодексының 205.1 маддәсендә күрсәтелгән җинаять кылу теләген уятуга юнәлдерелгән гамәлләр кылуны аңлата.
Әлеге җинаятьләр өчен җаваплылык катгый, РФ Җинаять кодексының 205.1 маддәсе санкциясе җәза сыйфатында унбиш елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев