Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Уен терапиясе кабинеты отышлы кулланыла

Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Зәй муниципаль районында авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды тарафыннан хупланган 2024-2025 елларга балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыруда актив катнаша.

Уен терапиясе кабинеты  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эшчәнлегендә даими кулланыла. Монда балаларда проблемаларны иртәрәк ачыклау, үз-үзеңне тотышны коррекцияләү һәм социумга җайлашу буенча төркем һәм индивидуаль дәресләр үткәрелә.

Уен терапиясе белгечләргә бала белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга, яшерен проблемаларны һәм борчуларны ачыкларга, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә квалификацияле ярдәм күрсәтергә ярдәм итә. Уен ысулларын куллану балалар өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә, стрессны төшерергә һәм эмоциональ халәтне яхшыртырга булыша.

фотолар үзәктән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев