Тырышлыкны балаларга биргән алар
Районыбызның Югары Шепкә авылында яшәүче күркәм гаилә Әхмәтҗановлар яңа гына гаилә коручы яшь парларга үрнәк булып тора.
Алар үз туган җирләрендә бәхетләрен табып, уртак гаилә учагын тергезгән, үз эшләрен ачып, үрнәк балалар үстереп яшиләр. Бу көннәрдә генә матур гаиләне кызлары Алсуның уңышы белән район башлыгы Разиф Кәримов та тәбрикләде.
Диләрә һәм Рәйхан Әхмәтҗановлар, һөнәри белем үзләштергәч туган төбәкләрендә берсе хокук саклау органнарында, икенчесе сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт итәргә керешәләр. Югары Шепкә авылы егете Рәйханның күзе Аксарның чибәр кызы Диләрәгә инде үсмер чаклардан ук төшкән була. Шуңа да алар озакка сузмый гына “чәчләрен-чәчкә бәйлиләр”. Югары Шепкәдә гомер итүне сайлый яшьләр, балалар да әби-бабайлар тәрбиясендә үсә. Хәзер исә Рәйхан белән Диләрә үз гаилә бизнесларын булдырып та җиң сызганып эшлиләр.
– Үзебез дә хезмәт белән яшибез, балаларны да тырыш, максатчан итеп тәрбияләүне алгы планга куйдык, - диләр Әхмәтҗановлар.
Тәрбия җимеше буларак быел кызлары Алсу аларны зур уңышы белән сөендерде. Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясен тәмамлаучы кыз рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды. Шул уңайдан күркәм гаилә район башлыгы котлавын кабул итте.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев