Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тырыш хезмәт олы хөрмәткә лаек

Районда шулай ук урып-җыю чорында иң нәтиҗәле эшләүче комбайнерларны да “Уңыш бәйрәме”ндә акчалата премияләр белән бүләкләү традициясе яши.

Быел район башлыгының иң зур премиясе – 50 мең сумга 4500 тоннадан артык ашлык суктыруга ирешкән   “Агросила-Логистика” механизаторлары Андрей Митрофанов һәм Газинур Әхмәтшин лаек булдылар. 

Ә 3500 тоннадан артык ашлык суктырган  “Агросила-Логистика” механизаторлары Нәфис Гайнетдинов,  Валерий Бутяев, Дамир Шәйгәрданов, Ислам Насыйбуллин, Ирек  Хәсәншин, Илгиз Биккининнарга 30 мең сум премиягә сертификатлар бирелде.

Шикәр чөгендере алуда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән “Зәй” агрофирмасы комбайнчылары Айдар Галимов (I урын), Айнур Шәйхиев (II урын), Расим Мөфтиев (III урын), шулай ук җир эшкәртүдә хезмәт куйган механизаторлар Айрат Уразманов (I урын), Марат Хисмәтуллин (II урын), Айдар Жданов (III урын) бүләкләнделәр. 

Ә терлек азыгы әзерләүдә күп хезмәт куйган “Зәй шикәре” агрофирмасы механизаторы Риназ Закиров, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре алдынгылары шикәр заводыннан Мөдәрис Шәйдуллин, Рузалия Нәфыйкова, Динар Хәйруллин, ветеринар белгечләр Рамил Гыйбадуллин, Олеся Комарова, икмәк кабул итү пунктыннан Минзифа Габидуллина, “Зәй элеваторы”ннан Юрий Журавлев, “Агросила-сервис”тан Альберт Фатыйхов хөрмәтләнделәр.

Алдынгы хуҗалыклар җитәкчеләре булган Фәүҗәт Ханнанов, Гамир Гайнетдинов, Александр Кондратьев, Ренат Әхмәтшин, Семен Агеев, Азат Локманов, Раяз Гыйләҗетдинов, Александр Цветков, Рафис  Фәрдиев, Рамил Хәбибрахмановлар да акчалата бүләкләргә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев