Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тырыш гаилә — Мәлем күрке

Югары Мәлемнең талантлы, тырыш, иҗади гаиләләре турында язмалар бирүне дәвам итәбез.

Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Авыр эш көненнән соң яисә ерак юлдан кайткач, без ашыга-ашыга, сабый бала кебек җылы кочакка, газиз гаиләбез янына ашыгабыз бит. Тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт хисләре ташкыны, чиксез бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганагы ул. Авыл тормышын үз иткән һәм туган төбәкләрендә төпләнеп калган яшь гаиләләр аеруча соклану хисе уята. Хәкимуллиннар — туган авылын яратып, аның киләчәге өчен җат атып яшәүче гаиләләрнең берсе. Мәлем мәдәниятен үстерүгә күп көч куючы иҗади гаиләләрнең берсе дә әле алар.

Хәкимуллиннарның яңа йорты хуҗалары кебек әллә кайдан үзенә тартып тора. Әкият сараедай матур йорт хуҗаларның тырышлыгы турында сөйләп, «Тәртип бусагадан башлана», дигән әйтемне дәлилли сыман. Шимбә җитсә, йорт кунаклар белән тула. Һәркайсысы биредә якты йөз, күңел җылысы тоя. «Хуҗабикә Гөлнара җырга-моңга гашыйк, „Җырлы-моңлы Зәй ягым“ бәйгесе лауреаты, алар тормыш иптәше Фаил белән авылның актив үзешчән артистлары, „Әллүки“ фольклор ансамбленә, „Балкыш“ халык театрына бик теләп йөриләр, мәдәният йортында алардан башка бер генә чара да үтми. Барсына да өлгерә Хәкимуллиннар: шәхси фермер хуҗалыгында күп итеп терлек асрыйлар, хуҗалыклары, умарталар, бакча — барысы да ялт итеп тора. Менә дигән талантлы ике кыз һәм ул үстерделәр. Кызлар нәфис сүз осталары булса, уллары Раил баянны якын күрә. Мөмкинлек чыккан саен әти-әниләре белән бергәләп, авыл сәхнәсендә бик теләп чыгыш ясыйлар», — ди мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев