Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләп

Бу көннәрдә шәһәрдә, авыл җирлекләрендә яшәүче тыл хезмәтчәннәренә, Җиңү бәйрәме белән котлап, бүләкләр тапшырыла.

26 апрельдә Якты Күлдә авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мохтәров, хәрби комиссариат вәкиле Иван Шугулев, мәдәният хезмәткәрләре, яшьармиячеләр тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Бүгенге көндә Якты Күлдә ике тыл хезмәтчәне яши. Алар — Мария Соловьева, Анна Уварова.
Бөек Җиңү көнен сугыш кырларында батыр солдатлар якынайтса, авыл һәм шәһәрләрдә җиңүне якынайту өчен тыл хезмәтчәннәре барлык көчләрен куя. «Барысы да фронт өчен!», «Барысы да җиңү өчен!» дип эшли алар. Аларның хезмәт батырлыгы зур хөрмәт һәм ихтирамга лаек.
— Сез йокысыз төннәрне һәм ач-ялангач көннәрне җиңеп, безгә имин тормыш һәм аяз күк йөзен бүләк иттегез. Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез, — диде ветераннарны котларга килүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев