Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тыйнак табигатьле, тынгысыз җанлы

Ул һәрчак үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашырга һәм һәркемгә ярдәм итәргә әзер. Үзенең матур үрнәге, сабыр акылы, эшен яратуы белән коллегаларын уңышлы эшләргә илһамландыра, ә укучылары аны чиксез ярата, ихтирам итә.

Сүзебез данлыклы Түбән Биш мәктәбенең технология укытучысы һәм мәктәп директоры Сергей Иванов турында.

Чаллыда туып үскән егет тормышын авыл белән бәйли. Хуш, аның балачагы да районыбызның Пус-ташит авылында үтә. Әти-әнисе Зәй якларыннан: әнисе — Попов-ка кызы, әтисе — Зичәбаштан. КамПИ тәмамлаган егет Чаллының бер төзелеш оешмасына эшкә керә. Әмма аны авыл үзенә тарта — озак та үтми Зәй районының «Игенче» колхозына инженер-механик булып эшкә кайта. Кабан-Бастрык мәктәбендә физика укытучысы булмагач, укытучылык эшенә алынырга «кодалыйлар». Һәм бүгенге көндә педагогик хезмәт стажы — 23 ел. 2017 елдан Кабан-Бастрык мәктәбе ябылгач, Түбән Биш мәктәбенә директор итеп күчерәләр.

Барлык мәктәпләр кебек үк, авыл мәктәбенең дә төп максаты — зыялы, югары мәдәниятле, әхлаклы, актив тормыш позициясенә ия булган шәхес тәрбияләү. Моның өчен Түбән Биш мәктәбендә барлык шартлар да җитәрлек. Укучыларының да уңышлары куандырырлык. Менә ничә ел рәттән Түбән Биш мәктәбе районда фән олимпиадаларында алдынгылыкны бирми — беренче урында бара. Быел район буенча 25 призлы урын алар исәбендә. Узган уку елында укучылары Эльвина Гәрәева рус теленнән БДИны 100 баллга бирде. Республика фән олимпиадаларында да катнашып, җиңүләр яулыйлар. Быелгы уку елында Салават Уразманов технология фәненнән республика фән олимпиадасында призлы урын алган. Салаватның укытучысы Сергей Владимирович белән бергә яулаган уңышлары бик күп. Төрле бәйгеләр, конференцияләрдә катнашып, җиңү яуламыйча калмый алар. Арина Балончева татар әдәбиятыннан һәм рус әдәбиятыннан республика фән олимпиадасында призер булып танылган. Узган ел мәктәп коллективы «Туган телләрне саклау» проекты буенча 500 мең сумлык грант отып, шушы авыл мәктәбендә белем алган, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла музеен булдырды.

Быел мәктәптә 64 бала укый. Аларга 13 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Бу зур сан түгел. Беренче сыйныфка дүрт бала укырга керә. Балалар бакчасы мәктәп белән бер бинада урнашкан. Бакчага 13 бала йөри. Бакча балалары мәктәп тормышы белән кечкенәдән үк танышып үсә.

Агымдагы уку елында Түбән Биш мәктәбендә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» үзәге ачылачак. «Үсеш ноктасы» белем бирү сыйфатын арттыруга шартлар тудырып, укучыларның физика, химия фәннәрен үзләштерү өчен мөмкинлекләрен арттырачак. Бүгенге көндә әлеге проект нигезендә физика, химия кабинетларында ремонт ясала, җиһазлар кайтарылган. Аларда эшләү өчен укытучылар белем күтәрү курслары үткән.

Чәчәкләргә-гөлләргә күмелеп утырган мәктәп биләмәсенә кергәч шаккатып калдык. Мондый гөлбакчалы мәктәпне күргән юк иде әле. Ә шул гөл-чәчәкләр арасына бизәп төрле элементлар урнаштырылган. Аларны Сергей Владимирович үз куллары белән ясаган. Мәктәп бакчасында биология укытучысы Земфира Мирсәетова җитәкчелегендә укучылар хезмәт тәрбиясе ала. Чәчәк үсентеләрен үстерү өчен теплицалары да бар. Мәктәп бакчасында 10 сутыйлап җирдә кура җиләге, карлыган үсә. Аларны сатып, үз хисапларына мәктәпне төзекләндереп киләләр. Өченче ел кура җиләге саткан акчага ишекләр алыштырсалар, узган ел мәктәп каршына бетон юл салганнар. Бу эшләрнең барысын да мәктәп директоры Сергей Иванов үзе башкара. Читтән кеше алмыйча, үз көчләре белән ерып чыгалар.

— Кызганыч, быел җиләк, карлыганнар булмады, кырау сукты. Югыйсә планлаштырылган эшләр күп иде, — ди мәктәп директоры.

Сергей Иванов авылның мәдәни тормышында катнашырга да вакыт таба. Пародияләрне бик оста ясый ул, диләр.

— Сергей Владимирович үзе дә җиң сызганып эшли, башкалардан да шуны таләп итә. Аның белән эшләве җиңел. Кулыннан бар эш тә килә. Укучыларының яраткан остазлары, яшь укытучылар өчен үрнәк ул, — ди мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Шиһабетдинова.

Гаиләсенә килгәндә, тормыш иптәше Лариса Андреевна белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Уллары Алексей югары уку йортын тәмамлап, Азнакай шәһәрендә эшли, ә кызлары Вероника быел мәктәп бетереп, юридик юнәлештәге уку йортына керергә документларын тапшырган. Тормыш иптәше Лариса да — укытучы. Ул да Түбән Биш мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта.

— Дүрт-Мунчада яшәүче Ивановлар гаиләсе үрнәк, матур, тырыш булулары белән аерылып торалар. Аларның йортлары, бакча-биләмәләре ялт итеп тора, ничек вакыт табып эшләп бетерәләрдер, — ди хезмәттәшләре аларга карап сокланып.

Бу көннәрдә Сергей Владимирович 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Эшеннән тәм табып, гаиләсенә куанып яшәү кеше өчен һәр көн бәхет кенә китерә. Ә ул һәр гамәленә, укучыларына, бүгенге тормышына сөенеп яши белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев