Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тычкан бизгәгеннән сак булыгыз!

Республикада, шул исәптән районда бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыручылар саны артуы борчылу тудыра.

Бу хакта Роспотребнадзор мәгълүматлары искәртә. “Роспотребнадзор”ның Татарстан буенча идарәсенең Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин белән әңгәмәбез шул хакта.

-Ринат Миңнуллович, бөер синдромлы геморрагик бизгәк нинди авыру ул?

- Бөер синдромлы геморрагик бизгәк – тычкан бизгәгенең медицина телендәге атамасы әнә шундый – кискен йогышлы авыру. Энцефалит яки боррелиоз кебек үк, ул да табигый чыганаклы чирләрдән санала. Республикада бөер синдромлы геморрагик бизгәк - табигый чыганаклы чирләр арасында иң киң таралганы. Инфекциянең төп чыганагы – тычканнар, аеруча җирән кыр тычканы. Урманнарның корыган, ауган агачлар, чүп үләннәре белән пычрануы, рөхсәт ителмәгән урында чүплекләр барлыкка килү кимерүчеләрнең күпләп үрчүенә китерә. Ауга чыкканда, балык тотканда, бакча, дачаларда эшләгәндә, бигрәк тә печән, салам белән эш иткәндә бу авыруны йоктыру ихтимал.

Тычкан бизгәген вируслар китереп чыгара. Кимерүчеләрнең бәвеле, тизәге, селәгәе белән вируслар тирә-якка таралалар. Вирус белән зарарланган һава-тузан, ризык, су аша һәм кимерүчеләр белән туры бәйләнешкә кергәндә геморрагик бизгәк авыруы кешегә җиңел йогарга ихтимал.

-Авыруның билгеләре нинди?

-Югары температура, бизгәк тоту, баш авырту, буыннар һәм мускуллар сызлау, күз алды томалану, яктылыкка карый алмау, тәнгә кызгылт таплар чыгу, бит һәм муен тирәсенең шешенкелеге, бил авырту, бәвел бүленеп чыгу кимү.

Бу билгеләрнең күбесе гриппныкына охшаш, шуңа да башлангыч мәлдә диагнозны дөрес итеп кую мөһим. Вирусны йоктыргач та, кеше авырый башламаска мөмкин әле. Чирнең инкубация чоры ике атнадан алып биш атнага кадәр. Төп симптомнар башланыр алдыннан хәлсезлек, йончу, йокы килү, аяк-куллар сызлау, тамак авырту күзәтелү ихтимал. Беренче билгеләр күренү белән табибка мөрәҗәгать итү мәҗбүри. Тычкан бизгәге йоктырган кеше йогышлы авырулар дәваханәсендә табиб-инфекционист күзәтүендә булырга тиеш. Чөнки геморрагик бизгәкнең авыр формасы кеше гомере өчен куркыныч.

- 2021 елда районда бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыруның бер генә очрагы теркәлгән булса, узган ел 17 очрак ачыкланган. Күбрәк нинди һөнәр ияләре, кемнәр йоктыра бу чирне?

-Авыру йоктыручыларның 1се - мәктәп укучысы, 3се - авыл хуҗалыгы, 2шәре - транспорт предприятиесе, җитештерү тармагы, сәламәтләндерү учреждениесе хезмәткәрләре, пенсионер һәм башкалар. Ике кеше авыруны - урманда, бишесе бакчада йоктырган, авыру йоктыручыларның алтысы - авылларда яшәүче. Әлеге вирусны күбесенчә эш яшендәгеләр йоктыра. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы эшләрен башкаручылар, урман-кырларга чыгучылар әлеге чир турында онытмыйча, саклану чаралары күрсеннәр иде.

-Тычкан бизгәге нәрсәсе белән куркыныч?

-Әлеге авыру кан тамырларын зарарлый, эчке органнарга, нигездә бөерләргә кан сава, бөерләр сафтан чыга, организмда инфекцион-токсик шок башлана (кан басымы кискен төшә, пульс әкренәя, һәм кеше аңын югалта), эчке кан китүләр күзәтелә.

-Авыруны йоктырудан ничек сак-ланырга?

- Әлеге вируска каршы махсус вакцина юк. Шуңа күрә авыру йортка кермәсен өчен кайбер саклану чараларын күрү зарур. Иң беренче чиратта йорт, бакча тирәләрендә кимерүчеләр үрчүгә юл куймау мөһим. Тузанлы эш башкарганда, авыз-борынны капларга, резина перчаткалар киеп эшләргә кирәк. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү мөһим: ризык кабул итәр алдыннан кулларны сабын белән юыгыз. Азык-төлекне тыгыз ябылган савытта саклагыз. Торак бинаны кимерүчеләр керүдән саклап, кимерүчеләрне даими рәвештә юк итегез. Дератизация эшләрен үткәрү өчен кимерүчеләрне профессиональ рәвештә бетерү белән шөгыльләнүче махсус оешмаларга мөрәҗәгать итү сорала.

Фото "Татар-информ"нан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев