Тумышы белән Зәйдән булган егет югары бүләккә лаек булды
Якташыбыз Владимир Андреевка “Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре” исеме бирелде. Аңа дәүләт бүләген тантаналы төстә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
17 мартта Казанның 187 нче күппрофильле лицеенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һөнәри осталык буенча "Профессионаллар"һәм "Абилимпикс"чемпионаты хәрәкәтләре җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты.
Чара кысаларында төбәктә квалификацияле белгечләр әзерләү һәм һөнәри белем бирүне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән укытучыларны бүләкләделәр. Алар арасында Зәй егете -Андреев Владимир Дмитриевич та бар. Аңа “Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре” исеме бирелде. Аның югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә күпьеллык тәҗрибәсе һәм белеме бар һәм ул чемпионатта катнашучыларны әзерләү буенча халыкара эксперт дәрәҗәсенә күтәрелде.
Сүз уңаеннан, Владимир Зәй шәһәренең 4нче мәктәбен тәмамлаган. Ул шулай ук милиция лицеен, Казан элемтә электротехникумын, Туполев исемендәге Казан техник институтын, радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институтының аспирантурасын тәмамлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев