Рәмзия Җиһаншина – Куш-Елга авылы кызы, Югары Пәнәче авылы килене.
Гомере буе шушы ике авылны тигез күреп, аның кешеләрен, табигатен яратып яши. Туган ягына булган мәхәббәтен шигъри юлларга сала. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, ана телебезне үстерү, саклау өчен бар көчен куя.
Тукай рухы
Очар коштай күңел канатлана
Тукай томын алсам кулыма.
Әллүкиләп бишек тибрәткәндә,
Әкият сөйләгәндә улыма.
Фото шәхси архивтан
Нет комментариев