Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт»: «Кояшкай»да Туган тел көне

«Кояшкай» балалар бакчасында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт» дип исемләнгән бәйрәм үтте.

Балалар язучының шигырьләрен, әкиятләрен сәхнәләштерделәр, татар халык уеннарын уйнадылар.
Тукай иҗатына багышланган чаралар сабыйларда туган телгә, әдәбиятка кызыксыну уята, аларны кече яшьтән үк мәдәниятебезнең бай мирасы белән таныштыра. Бәйрәм ахырында Тукай әкиятләренә  багышланган күргәзмәгә нәтиҗәләр ясалды, балаларга дипломнар тапшырылды. Чара бик күңелле үтте. Бәйрәм Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

фотолар балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев