Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Туганнарның иҗат җимеше

Районыбыз талантларга бай. Карман авылында туып үскән биш бертуган кыз — Фәйрүзә, Фирдания, Фирдәүсә, Флюра, Флүзәләргә дә сокланмый мөмкин түгел. Алар иҗатка да хирыс, аш-суга да осталар, кулларыннан килмәгән эш-гамәл юк. Әниләр көне уңаеннан алар редакциябезгә кадерле кешеләренә багышлап язган шигырьләрен юлладылар. Игътибарыгызга аларның иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

Фәйрүзә Нәбиуллина (Чаллы шәһәре):

Әнигә

Әни безне озатып калды
Ачык капка алдында.
Исән-имин генә йөреп,
Кайтыгыз, дип тагын да.

Салынган сукмак бетмәсен —
Бер дә капка төбендә.
Якты нур бул өй түрендә,
Яшь чагыңдай бүген дә.

Картайма син, озак яшә
Дөнья матур чагында.
Без дә моңсуланып тормыйк,
Бикле капка алдында.

Фирдания Ханнанова (Бигеш авылы):

Сагындым

Әнием, шундый сагындым!!
Уйларымда һәрчак син.
Инде алтмышка җитсәм дә
Син булмагач, мин ятим.

Нинди эшкә тотынсам да,
Уйлар сиңа тоташа,
Әнием, шундый сагындым,
Төшемә кер, ичмасам.
Сагындым синең көлүне,
Сагындым киңәшләрең.
Син бит гомерләрең буе
Балалар дип яшәдең.

Бер минут тик утырмадың,
Һәрчак булды шөгылең,
Кешеләрне сөйләшмәдең,
Чиста иде күңелең.

Соңгы сулышыңны алдың,
Әнием минем кулда.
Урының җәннәттә булсын,
Догалар укыйм көн дә.

Дөрес сүзле, саф күңелле,
Оста идең сүзгә дә,
Шушы сыйфатларыңны син,
Бирә алдың безгә дә.

Өлкәнне хөрмәтләгез дип
Бер кайчан сүз әйтмәдең,
Үрнәк идең, биемеңне (әбине),
Зурлап, җайлап яшәдең.

"Әтиегез ни әйтер«,- дип
Әйтә килдең һәрвакыт.
Үстердегез алтыбызны да,
Чын йөрәктән яратып.

Әнием, шундый сагындым!!
Уйларымда һәрчак син.
Инде алтмышка җитсәм дә
Син булмагач, мин ятим.

Фирдәсә Бикмәтова (Казан шәһәре):

Әни куллары

Бүген синең кулларыңны күрдем,
Гел ярада алар, сөялле.
Мине тәрбияләгән йомшак куллар,
Нинди каты икән күр әле!

Бүген синең кулларыңны күрдем,
Сыйпаганда кайнар иңемнән.
Бала чакта кебек иркәләдең,
«Бик сагындым, кызым», — дидең дә.

Бүген синең кулларыңны күрдем,
Кысып куйды кинәт йөрәгем.
Уйладым да... төшмәде шул, әни,
Кулларыңнан сәнәк, көрәгең.

Көне-төне безнең өчен тырыштың,
Бастырыйк дип тизрәк аякка,
Бик тиз бастык, әни, без аякка,
Тик атладык төрле тарафка.

Кайсыбыз кайда хәзер,
Кайсыбыздан хатлар килә,
Кайсыбыздан килми хатлар да.
Ә кайсыбыз көтмәгәндә кайтып төшә,
Күтәренеп туган якларга.

Таралырлар диеп уйладыңмы икән,
Үстергәндә җылы кочакта.
Кысып яратканда нәниләрең,
Уйладыңми, әни, шул чакта.

Китәрләр һәм кайтмаслар...
Әллә инде уйладыңмы
Онытмаслар, онытмаслар...

Юллар ерак, кайталар шул сирәк.
Бәйрәмнәрдә, йомыш төшкәндә.
Күңеле белән сизеп кайтсын иде бала,
Сыкрап, сагынып ана көткәндә.

Сагынасыңдыр, кайгырасыңдыр, әни,
Чал бөртекләр арткан чигәңдә.
Җыерчыклар арткан маңгаеңда,
«Картаймыйм бит әле» — дисәң дә.

Картайма әле, әни, картайма әле.
Яшә әле тагын бер гомер.
Безнең белән янәшәдән атла,
Шундый үтенеч даулый бит күңел.

Аягыңа килә тезләнәсе,
Кулларыңнан килә үбәсе.
Яшәтәсе килә, биреп булса.
Яшьлегемнең яртысын бирәсе.

Бүген генә күрдем кулларыңны,
Гел ярада алар, сөялле.
Мине тәрбияләгән йөмшак куллар,
Нинди каты икән күр әле.

Флюра Гыйниятова (Аксар авылы):

Сыйлар идем...

Сөтле чәйгә төшләр салып
Тәмләп эчтем әле бүген.
Үскән чакны искә алып
Бала-чакка кайттым үзем.

Күз алдыма килде әниемнең
Майга салып төш пешергәне.
Төш бит ул, кунак сые диеп
Өйрән, кызым, өйрән, дигәне.

Гап-гади төш, баллы түгел
Бизәп тора табын түрен.
Сыйлан, кызым, әйдә, үрен
Бигрәк уңыш булган бүген.

Чынлап, тәмле булган димен
Ялтыратып майлы күзем.
Мактый, мактый, шулай төшен
Учлап ашап та бетердем...

Гади төшен, баллы чәкчәген
Мин пешерәм хәзер үзем.
Бигрәк тәмле булган дигән
Җитми, Әни синең сүзең..

Сыйлар идем, Әни, сине бүген
Тик яшьләнә ике күзем..
Сыйлаган күк үзең мине
Сыйлар идем, Әни сине...

Флүзә Йосыпова (Алабуга шәһәре)
Әнием — күз нурым!
Минем кебек булмас инде
Сезнен, өчен өзелгән...

Барлык туганнар, Фирдания апаның, юбилленда, бәйрәм табынына җыелышкач әни җырлаган җырның, сүзләре... Һәрвакыт күнңелдә аның җырлаганы, бар дөньяны онытырырлык итеп рәхәтләнеп көлгәне сагындыра...

Әнкәй минем өчен ин, кадерле, газиз кешем!

Ул безне кечкенәдән юлыбызда очраган тормыштагы авырлыкларга бирешмәскә, уңышсызлыкларны җиңәргә өйрәткән...

Әни һәрвакыт көчле рухлы, тырыш, туган җанлыклы, кем генә килеп керсә дә ачык йөз белән каршы алыр, мулдан күчтәнәчен тыгып җибәрер, тагын кунакка чакырып калыр иде. Әнинең мин бервакытта да зарланганын да, уфтанганын да, кешеләр турында начар сүз сөйләгәнен дә хәтерләмим.

Әби өй эшләре белән мәшгуль булса, әни бакчада, каралты-кура тирәсендә кайнаша иде безнең,. Бакчадагы түтәлләрдә бер чүп үләне булмас, һәрчак тәртип, уңыш та мулдан...

Шулай да яратып әзерли торган берничә генә ризыгы бар иде.. Печенье пешергәнен көтеп кенә тора идем мин аның, табадан тәлинкәгә төшәргә өлгерми, печеньедан җилләр исә иде... савытны бик тиз бушата идек ансы... Ачуланганын да хәтерләмим... Тары ярмасыннан кыстыбый, авызда эри торган төшләр пешерә иде, төшкә хәлвә, киндер орлыгы кушып чәй эчәргә баллы ризык ясый иде. Тура белән май салынган яшел миски әле дә күз алдымда. Ашап туйгысыз кызыл катыгы дисең, ме... Солыдан кесәл ясый иде.. Аны салкын сөт белән ашап җибәрәсең, файдалы, тәмле, тансыкка гына әзерләнә торган ризыклар...

Кул эшләренә дә осталыклары күп булган әнкәйнең, өйне аның чиккән мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре бизи иде, оста итеп матур күлмәкләр дә тегәргә өлгергән бит әни... Сабантуйга гадәттәгечә барыбызнын, да өстендә чәчәкле тукымалардан әни теккән яңа, матур күлмәкләр булыр иде...

Аеруча кияүгә чыккач, әни булгач икенче күзлектән күрдем, ныграк ан, ладым мин әнине. Гаиләдә савыт — саба чылтырамый тормый бит, төрле четерекле вакытлар килеп туганда, күн, елем белән әни белән серләшәм, сөйләшә идем, хәзер дә шулай. Бу очракта әни нишләр иде икән? — дигән сорау бирәм үземә. Әни сабыр итәр, төшенкелеккә бирелмәс, берсенә дә әйтмәс тә зарланмас та иде дип уйлыйм, аннан үрнәк, алам. Шулай да бер кечкенә генә булган вакыйганы язып китәсе килә. Берсендә авылга кайттым да, чәй эчәргә утырдык. Мин әнине борчымас өчен тормышымдагы яхшы якларны гына чагылдырам, өйдәге низагны бер дә сөйләмәскә тырышсам да, , әни күн, еле бик сизгер икән шул... Кызым, нәрсә булды соң,?Кәефең юк кебегрәк, — ди. Ул вакытта әни белән бергә яшибез... Арабызда нәрсә булганын хәтерләмим дә инде... бәлки ирем белән сүзгә килгәнбездер, тәгаен гына әйтә алмыйм. Авызымнан, син кайнана белән яшәп кара.. дигән сүзләр очып чыкканын сизми дә калдым.... Күзләрем әнинен, күзләре белән очрашты... Әнкәй шаркылдап, көлеп тә җибәрде, сон, кызым, мин бит 40 елга якын кайнана белән яшәдем бит инде ди. Мин дә әнкәйгә кушылып көләм, бар үпкәләр юкка чыкты шул чакны... Безнен, әби бит кадерле, йомшак әби булса да әнигә кайнана булган икән.... Шулай әнкәй янында бушанып, серләшеп, мунчалар кергәннәр соң, икенче әни янына, күчтәнәчләрне төяп кайтып киттем... Мин кайтуга әни тәмле ризыкларын әзерләгән. Аның, белән чөкердәшеп чәйләр эчкәч, дөньялар түгәрәкләнеп китте...

Үз әнием Нүрдидә, ан, а әнкәй дип эндәшсәм, икенче әни Зөбәрҗәт исемле, ан, а беренче көннән әни дип эндәшә торган булдым. Әни йомшак, ипле иде. аның, зән, гәр күзләре үзенә тартып тора. Безнең, якта бәлеш пешерсәләр, әни өчпочмаклар әзерли иде, аның, өчпочмаклар учка сыярлык кечкенә, ашап туйгысыз тәмле булыр иде.....Балаларны үстерешергә бик ярдәм иттеләр әти белән әни, бер дә авырыксынмыйча, балаларыны алып калырлар иде.. Балалар белән хастаханәгә барырга кирәк булганда да алар иртүк килеп җитәләр... Матди яктан да нык ярдәм иттеләр.. .. Ике әни дә инде гүр ияләре. Урыннары оҗмахта булып, укыган догаларыбыз аларның, рух шәрифләренә барып ирешсә иде. Бик рәхмәтле мин аларга...

Әле бүген дә, авылга кайткач, могҗиза көткәндәй, бар ихатаны урап чыгам, ындыр ягына чыгып керәм, , мунчаны барлап узам, әни шушында гына, бакча ягыннан авызын ерып, кызым кайткан икән, — дип кереп җитәр төсле...

Минем өчен әнкәй ул 60 яшендә дә, 70тә дә..., хәтта 85 яшендә дә элеккечә егәрле, көчле, гадел, һәрвакыт янымда булыр төсле кебек иде, әле бүген дә аның, безнең, яныбыздан мән, гелеккә киткәненә күн, ел һаман да ышанып бетә алмый... Әти-әниләре исән кешеләргә шуны әйтер идем... ешрак шалтыратыгыз, кайтыгыз, барыгыз, күбрәк очрашыгыз, бик сагындыралар ышаныгыз сүзләремә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев