Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә туганнар җыелып, үз хәрбиләре өчен маскировка челтәрләре үрә

Догалар укып, махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, йөрәк җылысын салып үрде алар челтәрне. #МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО #ВСЕСВОИТМ

Нәсел тамырлары белән Федоровка авылыннан булган Абрамовлар һәм Матвеевларның якын кешеләре мобилизация буенча чакырылып, ил иминлеге сагында тора. Алар үз хәрбиләрен дә, башка егетләрне дә кайгыртып торалар. Кулларыннан килгәнчә хәрбиләребезгә ярдәм итәргә тырышалар.

Узган якшәмбедә алар Зәйдәге маскировка челтәре үрү пунктына килеп, ике сәгать эчендә үз хәрбиләре өчен саклагыч — маскировка челтәре үрделәр. Хатын-кызлар белән бергә бу игелекле эшкә ир-атлар да кушылды.

— Баштарак бу эшне ничек башкарып чыгарбыз дип курыккан идек, бер кыенлыгы да юк икән. Маскировка челтәре үрү буенча остарып беткән апалар безгә бу эшне бик җайлы итеп аңлатты. Ике сәгать эчендә өчкә дүрт метр зурлыктагы челтәрне үреп тә бетердек. Эчтән белгән иман-догаларыбызны укып, бу маскировка челтәрләренең хәрбиләребезнең гомерләрен саклавын, аларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп, йөрәк җылысын салып үрдек челтәрне. Атнага бер әнә шулай җыелышып, хәрбиләребез өчен челтәр үрергә киләчәкбез дип карар иттек, — ди туганнар.

Башкалар да шундый игелекле гамәлгә кушылсын иде. Күпләребезнең якыннары бит анда. Ә алар безнең кайгыртуны тоярга тиеш. Кемдер Зәйгә шәһәргә килүе читен дип тә әйтер, ә бит бик күп авылларда да бу эш алып барыла. Бары тик битараф булмаска, егетләребезгә ярдәмгә кушылырга кирәк. Ә ул безгә күптән көтелгән җиңү, егетләребезнең туган якка исән-имин кайтуы булып ирешер.

 

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан СВО  #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВСЕСВОИ