Туган телем — газиз тел
Һәр эшнең башында әйдәп баручы активистлар тора. Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, «Россия Федерациясе гомумбелем бирү мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре» исеменә лаек булган Рәфисә Гатиатуллина шундыйлардан.
Бу вазифаны 2001 елдан башкаручы, коллегаларына эшләрендә дөрес юнәлеш бирүче, белем йортындагы һәр чараны оештыруны башлап йөрүче бу ханымга сокланмый мөмкин түгел. Ул татар гимназиясе ачылган көннәрдән бирле биредә хезмәт куя, аның педагоглык стажы — 44 ел.
Баланы милләтпәрвәр, шәхес итеп үстерү өчен, телне өйрәтү белән берлектә, милли мәдәниятне ярату, милләтең белән горурлану, халкыңа хезмәт итәргә омтылу хисләре дә тәрбияләнергә тиеш ди Рәфисә Сәетгәрәй кызы.
— Тел мәсьәләсендә гаиләнең җаваплылык тотуы да бик мөһим. Телебезне ничә гасырлар буена саклап, безгә мирас итеп җиткергәннәр икән, шушы бәһаләп булмаслык мирасны алдагы буыннарга тапшыру безнең — әти-әниләрнең, әби-бабайларның, укытучыларның изге бурычы, — ди тәҗрибәле педагог.
Гимназиядә бүгенге көндә 371 укучы белем ала. Аларны үз эшенең чын осталары булган мөгаллимнәр укыта. Гимназия ачылган көннән башлап, гомерләрен мәктәпкә, балаларга багышлаган олы хөрмәткә лаек-лы укытучы-хезмәттәшләре Гүзәлия Шәйхетдинова, Гөлназ Шәрифуллина, Зөһрә Фәтхуллина, Нәфидә Сәйфуллина, Юлия Горшкова, Фәния Черкасова, Зөлфия Нәбиуллина, Маргарита Лас-точкиналар белән иңгә-иң торып эшләү мөмкинлеген биргән язмышына рәхмәтле Рәфисә Гатиатуллина. Шулай ук ул хәзерге көндә лаеклы ялда булган Хәят Муханова, Җәмилә Әгъзәмова, Лениза Халикова, Гөлсинә Мусина, Сәвия Гәрәева, Гөлйөзем Сөләйманова, Роза Газыймова, Сәгыйдә Сәлахова, Айсылу Шакирҗанова, Фәридә Кәримоваларны олы ихтирам белән искә ала.
— Нәрсәгә булса да ирешелгән икән, боларның барысы да күмәк тырышлык һәм хезмәт нәтиҗәсе. Коллективта бердәмлек, үзара аңлашып эшләү хөкем сөрә, — ди чын күңелдән шатланып.
Әмма үзеннән бигрәк хезмәттәшләре һәм укучылары хакында сөйләргә ярата әңгәмәдәшем. Тормышның мәгънәсен дә әнә шул укучыларының уңышларында күрә, шуңа ихластан сөенеп яши. «Мәктәптә театр, милли-ирекле көрәш, оста куллар, хореография, шашка-шахмат түгәрәкләре эшли. Балалар бик теләп, яратып йөриләр. Яңа килгән яшь укытучыларны колач җәеп каршы алалар. Шушы мәктәпне тәмамлап, югары белем алып, эшкә үзебезгә кайткан, география укытучысы Рафил Бариевны коридорда, укытучылар бүлмәсендә очраткан саен куанып куям. Без белем биргән яшь белгеч хәзер үзе укытучы бит», — ди ул.
Татар теле һәм әдәбияты фәнен сайлавы турында ул болай диде:
«Әгәр дә гаиләдәге милли тәрбия эчендә җылынып үсмәгән булсам, татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлау башыма килер идеме икән, белмим. Икенчедән, бер татар теле һәм әдәбияты укытучысы безгә бер акыл иясенең бик мәгънәле фикерен әйткән иде, әнә шул сүзләр минем күңелемә кереп, тәэсир итте. „Берничә айдан уңыш алыйм дисәң, иген чәч, ун елдан уңыш алыйм дисәң — агач утырт, гомерең буе кадер-хөрмәттә яшим, җир йөзендә якты эз калдырыйм дисәң — бала укыт!“, диде ул. Гомерем буе газиз туган телемдә аралашып яшисе килү теләге дә бик көчле иде миндә.»
Рәфисә Сәетгәрәевна сайлаган һөнәренә гомере буе тугры калып, күпме баланың сәләтен ачып, аларга үзләренә тиешле тормыш юлын күрсәтеп, халкына, иленә хезмәт итә торган итеп тәрбияләп чыгарган. Ә моңа ирешү өчен югары дәрәҗәдә һөнәри осталык, җитди мөнәсәбәт, сабырлык, бер-береңә карата игътибарлы булу таләп ителә.
— Рәфисә Сәетгәрәевна бер елмаеп, ягымлы сүз әйтсә, бар дөньябыз яктырып китә иде. Безнең өчен яхшы киңәшче, юнәлеш бирүче булды. Хезмәт яратырга, авырлыклар алдында югалып калмаска без аңардан өйрәндек, — ди гимназиядә укып чыккан Гөлшат Әгъзәмова.
Фәния Әгъзәмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев