Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Туган җирем – гөлләр иле

82 яшьлек Роза әбинең бакчасы – чәчәкләр патшалыгы.

Быелгы җәй әллә ничек кенә булды… Башта кыздырды, аннан соң туңдырды, аннан яңгырлар китте.
Көзен чебиләрне санар вакыт җитте, дигәндәй, уңыш җыеп алырга да вакыт җиткән икән. Җир-Ана әллә табигатьне кадерләп бетермәгәнгә безгә үч тота микән дигән уйлар күңелгә килә. Әнә кемнәрнеңдер суганнары, кемнәрнең сарымсак, помидорлары череп әрәм булган. Яңгырлар мул булды шул быел.

Бакчадагы чирле помидорларымны җыеп чүпкә ыргыттым да Яңа шәһәрнең Елга аръягы урамы буйлап кайтып киләм. 20нче йорт яныннан узып китәм дигәндә генә күзем яшеллек бакчасына, гөлләр, чәчәкләр дөньясына төште. Бу гүзәллеккә сокланмыйча мөмкин түгел, урамда тәрәзә каршында искитәрлек гөлбакча! Чәчәкләрнең нинди генә төре юк биредә! Түзмәдем, гөлбакчаны карап китәргә булдым. Кечкенә генә әбинең шунда тырышып эшләгәнен күрдем дә, сөбханалла, әби, ничек хәлләрең, ничек урамда, тәрәзә каршыңда гөлбакча үстерергә булдың, дип сорадым. Әбиемә 82 яшь икән, исеме Роза булып чыкты.

“Эшсез тору – минем тормыш кагыйдәм түгел. Ялгызым гомер итәм. Балачагым Үзбәкстанда үтте. Әти-әнием шушы яктан булганга, Зәйгә кайттык. Ел саен шунда барып, иң матур чәчәк орлыкларын алып кайтам. Менә Үзбәкстан кабагын утырткан идем, уңышын көтәм”, – дип сөйләп китте ул.

Игътибар белән карадым, Роза әбинең помидорларына бернинди чир дә тимәгән, рәхәтләнеп үсеп утыралар. Шунысы күңелле, гөлбакча яныннан узып киткән һәркем Роза әбидән киңәшләр, чәчәк исемнәрен сорыйлар. Матурлык иясе Роза әбигә алдагы көнендә сәламәтлек, гөлбакча серләренең асылына төшенергә ярдәм итсен иде, дигән теләктә калдым.

Рәшидә Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев