Туган яктан кайнар сәламнәр
Зәйдән махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләребезгә аларга терәк булып торучы, ярдәм итүче райондашлары теләкләрен, сәламнәрен җибәрә.
Югары Мәлем апалары: «Маскировка челтәрләрен догалар укып үрәбез»
Югары Мәлем авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итү өчен маскировкалау челтәрләре үрү эшеннән кызу җәйдә дә туктамады. Бу көннәрдә алар 30нчы сетканы үреп бетерделәр.
Әлеге эшне мәктәптә укытучы Гүзәлия Батькова оештырган иде, хәзер челтәр үрүчеләр авыл мәдәният йортына җыела. Клубка йөрү авыл халкы өчен уңайлырак.
— Фронтта маскировкалау челтәрләренең егетләрнең тормышын саклап калырга ярдәм итүен барыбыз да аңлый. Егетләребезгә бик тә ярдәм итәсе килә. Егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, челтәрләрне догалар укып үрәбез. Аларга кайнар сәламнәребезне җибәрәбез, — ди хатын-кызлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев