Туган яктан ярдәм хәрби рухны ныгыта
«Газель» машинасында хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм илтелде.
Бу — халык акчасына алынган «Газель» машинасында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга илтелгән сигезенче гуманитар ярдәм.
Алгы сызыктагы хәрбиләребезгә иң кирәкле әйберләр «Zaинск с Vами» волонтерлар төркеме аша җибәрелде.
Хәрбиләргә төзелеш материаллары, инструментлар, мич-буржуйкалар, медикаментлар, гигиена средстволары һәм башка мөһим булган әйберләрне алып барганнар.
— Гуманитар ярдәм 1233, 430нчы полклар, 132, 385нче бригадалардагы хәрби якташларыбызга илтелде. Мас-кировка челтәрләре генә дә 150дән артык озатылды. Шулай ук бу юлы без тепловизорга каршы 30 одеал тегеп җибәрдек. Әлеге
одеалларга заказлар бик күп. Хәрбиләребездән тепловизорга каршы тегелгән одеаллар буенча җаваплар көтәбез. Мичләрне «Техно» заводы җибәрде. Иң күп заявка 430нчы полктан иде, — ди «Zаинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.
Шулай ук бу көннәрдә якташыбыз, медицина взводы командиры заявкасы буенча бик күп медикаментлар, элемтәчеләргә чыбык-лар да озатылган. Курск юнәлешендәге сугышчыларга 14 зур маскировка челтәре, өй шартларында ясалган чәй, су, окоп шәмнәрен Казан волонтерлары аша җибәргәннәр.
«Газель» руле артында волонтерларның бар эшендә иң зур ярдәмчесе Кузьма Абрамов барган. Ул гуманитар ярдәмне якташларыбызга тапшырып, 13 ноябрьдә Зәйгә әйләнеп кайтты.
«Кузьма — бар эшкә дә оста алтын куллы кеше. Ул челтәр үрү өчен стойкалар, кирәкле тартмалар, киштәләрне ясый. Без волонтерлар белән тыгыз элемтәдә эшли», — ди Елена Викторовна.
Хәрбиләрдән «Zaинск с Vами» волонтерлар төркеменә гуманитар ярдәм, маскировка челтәрләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерелгән видеоязмалар бик күп килә. Ә волонтерлар өчен кире элемтә, аларның тырышлыгының бушка булмавы — иң зур бәя.
Эш тукталмый, хәзер волонтерлар чираттагы гуманитар ярдәмне җыю буенча зур эш алып бара. Шуны онытмыйк, без бары бергә берләшеп кенә күптән көтелгән җиңүне якынайта алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев