Габдуллиннар: «Шулкадәр яшәлмәгән дә кебек»
Роза Раифовна белән Фәрит Махиянович Габдуллиннар быел мәрҗән туйларын билгеләп үткәннәр.
Аларның танышу тарихы да кызыклы. Алар Зәй бала тудыру йортында танышканнар. Роза бала тудыру йортында акушер булып эшли һәм апасын бала тудыру йортыннан алырга килгәч, Фәритнең бу чибәр кызга күзе төшә. 1988 елның гыйнварында танышкан пар, ел ахырында инде гөрләтеп туй итәләр. ЗАГСка язылышу өчен гариза бирү тарихлары да үзенчәлекле.
-Без ЗАГСка гариза бирергә баргач, минем кайда эшләгәнемне белделәр дә кайчан бездә яктылыкны эшлисез, шунда гына никахыгызны теркибез дип кире кайтарып җибәрделәр. Роза баш табиб белән сөйләшеп, тагын ЗАГСка киттек. Мине күрделәр дә тагын кире борып кайтарып җибәрделәр. Өченче тапкырында ГАИ башлыгы ЗАГСка үзе барып сөйләште. Әмма тагын булмады — утны яса башта, диделәр. Бригаданы алып килеп, утны ясарга туры килде. Шуннан соң гына безне яздылар, — дип искә ала яшь вакытларын Фәрит абый.
Сүзгә Роза апа да кушылды.
-Туй көнебез бик салкын көнгә туры килде. Бар кеше дә туйга әзерләнә, киенә, бизәнә-ясана, көзге каршында бөтерелә. Ул вакытта парикмахерлар, визажистлар юк иде бит. Мин көзгегә якын да килә алмыйм. Үпкәләп тә куйдым кызларга. Ә алар, сине инде болай да кияүгә алалар, сиңа бизәнергә-ясанырга кирәкми, ә менә безгә үзебезне күрсәтергә кирәк, диләр, — дип искә алды ул вакытларны Роза Раифовна.
Габдуллиннар ныклы нигез салып, 35 ел инде бу матур һәм тату гаилә туганнар һәм якыннар өчен үрнәк булып тора. Бүген гаилә парының ике балалары һәм дүрт оныклары — тормышларында иң яраткан кешеләре.
25 ел буе Россия буйлап командировкаларда йөрдем, Роза ныклы тылым, терәгем булды, ди Фәрит Махиянович.
Алар бакчада эшләргә бик яраталар, урманга йөриләр. Тавык-чебешләр, куяннар тоталар.
-Балаларыбыз да безнең кебек: «Мин үземне бик бәхетле саныйм. Балалар, оныклар яныбызда, алтын баганам — ирем, янәшәмдә — тиң парым. Бәхетле тигез картлык насыйп булсын. Әмма шулкадәр яшәлмәгән дә кебек...» — дия алсыннар иде, -дигән теләктә Габдуллиннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев