Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Туган як тарихын өйрәнү музее заллары яңара

Бүген,18 майда - Халыкара музейлар көне.

Музей ул - үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгатенең үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомүмән тарихны барларга мөмкин.
Зәебезнең тарихи бистәсендә урнашкан туган як тарихын өйрәнү музее да әнә шундый бай мәгълүмат тупланган урын. Быел музей урнашкан бинага да - 120 ел тулды. Ул 1902-1903 елларда Зәй сәүдәгәре Иван Бекетов тарафыннан сәүдә һәм торак йорт буларак төзелгән. Үзе дә тарихи мәгънәгә ия бина, музеебызга гүя тагын да серлелек өсти.

Быелгы музейлар көнен туган як тарихын өйрәнүче хезмәткәрләр үзенчәлекле яңа экспозицияләр, яңартылган заллар белән каршылыйлар. Беренчедән, биредә тарих залы заманча пыяла музей витриналары белән баетылган.

“Гадәттә, мәктәп укучылары музейга экскурсиягә килгәч Зәйнең элеккеге агач крепосте макетын тотып карап, кызыксынып ваталар да иде. Хәзер пыяла витрина эченә куелган макет, яктырткычлар белән куелып, әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора, ватыла, дип борчыласы да юк,” - дип елмая кече фәнни хезмәткәр Татьяна Кузнецова.

Әлеге заманча витражларны юнәлтү аларга “Татнефть” грантын отканнан соң өстәмә ярдәм буларак район башкарма комитетыннан бүленгән финанс хисабына мөмкин булган.
Ә музейга килеп кергәч тә аерым бер яңа экспозиция Татарстанда нефть чыгара башлауга 70 ел тулу тарихы белән бәйләп әзерләнгән. Биредә нефть ятмаларын чыгару күренешен тасвирлаган тарихи картиналарны, үзенчәлекле документларны күрергә була. Әле нефть чыгаручылар турындагы кыска метражлы документаль фильм да махсус фондтан юлланып, экранда күрсәтелә.

- Зәйнең энергетиклар шәһәре булуы да турыдан-туры нефть ятмалары белән бәйле. Бу төбәктә нефть чыгару эше башлангач, үзкыйммәте түбән булган электр энергиясенә кытлык туа, шуңа да Зәй ГРЭСын төзү мәсьәләсе хәл ителә, - дип аңлатты экспозициянең асылын музей директоры Александр Исаков.

Ә туган як тарихын өйрәнү музееның икенче катында урнашкан крестьян көнкүреше залын музей коллективына әле быел гына район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин соравы буенча эшмәкәр Эдуард Карабашкин ярдәме белән төзекләндерү мөмкинлеге тудырылган. Косметик ремонт ясаганнан соң залны элеккеге авыл тормышы формасында җиһазландырганнар. Хәтта олы мич буенда элек-электән шушы төбәктә үстерелгән иген культураларын бәләкәй капчыкларга салып куеп, тарихи фактны гәүдәләндергәннәр.


Ә Иске Зәйдән Михаил Атласов ата-бабадан сакланып калган кул эшләре кораллары комплектын музейга бүләк иткән.


Тагын бер залны медицина өлкәсенә багышланган экспонатлар һәм Олимпия уеннары чемпионы Федор Симашевка атап эшләнгән күргәзмә били. Бу зал да даими яңартылып торыла, диләр музей хезмәткәрләре.


Ә урта залны купец гаиләсе тормышын чагылдырган итеп җиһазландырганнар. “Күпбалалы Бекетовлар гаиләсе шушы йортта яшәгән дә, шушында эшмәкәрлек эшчәнлеге дә алып барган, кызганыч, алар чорыннан экспонат итеп куярлык бер әйбер дә калмаган, шуңа күрә, без хәзер кешеләрдән шул чорлардан калган иске әйберләрне җыю белән мәшгульбез”, - ди Александр Исаков.
18 май көнне исә музей ачык ишекләр көне үткәрде, биредә һәр килгән кеше өчен бушлай экскурсияләр оештырылды.

Гомумән, 12 кешелек музей коллективы кызыклы тарихи фактларны, экспонатларны эзләү, залларны баету өчен бөтен тырышлыкны куя. Алга таба алар музей янәшәсендәге биләмәдә бакча үстерергә хыялланалар. Инде элеккедән калган каен, каштан агачлары янәшәсенә алмагачлар алып кайтып утыртканнар. Шул рәвешле алар Бекетовларның бакча биләмәсен яңадан торгызырга исәплиләр. Ә иң зур теләкләре - тарихи бинаның төзекләндерелеп яңа сулыш алуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев