Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Түбәнлоҗылылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтә

Түбән Лоҗы авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән төрле эшләр башкарыла. Авыл клубында хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрәләр. Авылның уңган апалары җылы бияләй, оекбашлар бәйлиләр.

-Без махсус хәрби операциядә катнашучыларга маскировка челтәрләре үрәбез. Бу эш районның берничә авылында оештырылды. Безнең челтәрләр үрүчеләр турында Зәй хәрбиләре генә түгел, ә илебездән төрле частьләрдә хезмәт итүчеләр дә белә. Шуңа күрә безнең маскировка челтәрләренә заказлар да бик күп. Тукымаларны заказ буенча кайтартабыз. Түбән Лоҗы халкы безгә материаллар алу өчен даими акчалата ярдәм итеп килә. Авыл клубында челтәр дә үрәләр, финанс яктан да булышалар. Ышанычлы тыл алар, бик зур рәхмәт, - ди Зәйдә маскировка челтәрләре үрү эшен оештырган Елена Хисаметдинова.
Искечә Яңа ел бәйрәмендә Түбән Лоҗы клубында маскировка челтәрләре үрүчеләр өчен ял кичәсе оештырылды.
-Узган елның 2 февраленнән бер көн калмый сетка үрергә йөрүче ханымнарны җыеп, бераз ял иттереп, бәлеш-гөбәдияләр белән сыйлап, җырлатып-биетеп алдык. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килде, уеннар да уйнаттылар, бүләкләр дә өләштеләр, кәнфит-прәнник биреп шигырьләр дә сөйләттеләр. Бөтенебезне бер теләк берләштерә - тизрәк бәрелешләр бетеп, газиз улларыбыз гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде, - ди клуб директоры Энҗүдә Исламова.
Фотолар авыл клубыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев