Түбән Пәнәчедән Әнисә апа бәхетен туган авылында фидакарь хезмәттә тапкан
2026 елда Татарстанда Хезмәт һәм фидакарьлек елы шигаре астында уза. Шул уңайдан күркәм тырыш хезмәтләре белән район үсешенә зур өлеш керткән хезмәт кешеләре белән таныштыруны дәвам итәбез.
Түбән Пәнәче авылында күптән түгел генә 80 яшен билгеләп үткән, гомере буе фермада хезмәт куйган Әнисә апа Хаҗиева турында язманы Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина җибәрде.
Түбән Пәнәче авылында үз эшләренә тугры калып, бер урында эшләгән хөрмәткә лаек кешеләр күп. Әнисә Хаҗиева - шундыйлардан.
Ул 1946 елның 10 гыйнварында гаиләдә баш бала булып Түбән Пәнәче авылында дөньяга килә. Гаиләдә 5 кыз, 1 малай яхшы тәрбия алып, эшкә өйрәнеп үсәләр. Әнисә апа Түбән Пәнәчедә - башлангыч, Югары Пәнәчедә - урта, Бигеш мәктәбендә 10 класс белемне үзләштерә. Мәктәпне бетерүгә Түбән Пәнәче фермасына кухня эшчесе булып урнаша. Батыр, эш сөючән кызны эштә хөрмәт итәләр, яраталар. 1966 елда Әүфәр абый белән тормыш корып, 3 бала тәрбияләп үстерәләр.

Әнисә апага сарыклар фермасында, үгез-таналарны симертүдә, сыер савучы булып та эшләргә туры килә.
"Фермада Рәкыя Баязитова белән бергә бик тату эшләдек. Икебезгә бергә йөзәр сыер саудык. Зарланмадык. Эшне җиренә җиткереп, тырышып башкардык. Ферма безне авырсак терелтте, эшле, ашлы итте", - дип сөйли Әнисә апа.
Сарык фермасында эшләгән вакытта печәнне үзләре әзерлиләр, киптерәләр, полиэтиленны үтүк белән ябыштырып пакетлар ясап, шунда тутыралар. Бөтен хезмәт кулдан башкарыла. Авыр булса да түзәләр.
“Чөгендер эшкәртүләр бик истә калды. Алтышар гектар чөгендер эшкәрткән вакытлар әле дә хәтеремдә. Ферма, чөгендер, йорт, гаилә - барысы да безнең өстә иде. Вакыт та җиткән, эшләү дәрте дә булган", - дип хезмәт куйган вакытларын искә алды Әнисә апа.
Фотолар гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев