Түбән мәхәллә мәчете
Зәй шәһәренең шәхси хуҗалыклар секторында яшәүче мөселманнар Зәй районы һәм шәһәре хакимиятенә үзләре яшәгән төбәктә мәчет ачу өчен агач өй алырга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәләр.
Бу эшне картлардан Әхкаметдин Искәндәров башлап йөри. 2000 нче елларда рөхсәт алынгач, өйне мәчет итеп үзгәртеп коралар; манара куела. 2001елның 15 июненнән икенче мәхәллә (халык телендә «Шанхай») мәчете эшли башлый. Аның беренче имамы итеп Әхкаметдин Искәндәров сайлана. Ул вафат булгач, имам-хатыйб вазифасын Әхнәф хәзрәт Кашапов башкара.
Бүгенге көндә мәчет биләмәсендә яңа мәчет төзелде. Бу мәчетне төзүдә Нәсимә ханым Марханова гаиләсе төп иганәче булды, Аңа Аллаһының рәхмәте булса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев