Түбән Лоҗыдан Вәлиевлар гаиләсен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Сабантуй бәйрәмендә озак еллар бергә матур үрнәк яшәүче парларны котлады.
Әлеге үрнәк гаиләләр арасында районыбызның Түбән Лоҗы авылыннан Нәсимә белән Раиф Вәлиевлар да бар иде.
Алар менә 60 ел инде бер тән, бер җан булып гомер итәләр. Шушы дәвердә тормышларында бәхетле мизгелләр дә, борчу-мәшәкатьләр дә күп була билгеле. Әмма алар боларның барысын да кулга-кул тотынып үтәләр, төрле хәлләрдә дә бер-берсенә юл куялар. Бүген дә бер-берсенә иң якты хисләрен саклыйлар алар.
Раиф абый Татарстанның атказанган агрономы, “Почет билгесе” ордены кавалеры, “Фидакарь хезмәте өчен” Татарстан Республикасы медале, “ТАССРга 100 ел“ медале белән бүләкләнгән. Районда гына түгел, республикада танылган агроном. Нәсимә апа гомер буе сыер савучы булып эшләгән.
Рәис исеменнән Вәлиевлар гаиләсенә кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Вәлиевлар турында тулырак язма газетабызның алдагы санында булачак.
фото ТР Рәисе сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев