Түбән Лоҗыда мөнәҗәтләр кичәсе узды
Түбән Лоҗы клубында матур ак әбиләрне җыеп мөнәҗәтләр кичәсе оештырдылар.
«Кичәдә мөнәҗәт көйләүчеләр күп булды. Барысы да мөнәҗәтләрне ихлас hәм чиста күңел белән башкарып чыктылар. Бер тында, бер сулышта узды бу кичә, гүя hәрбер кешенең күңеле сафланып, йөзе нурланып калды. Җимеш, ит бәлешләре пешердек, чәй янына тәм-томнар алдык. Әбиләребез үзләре дә буш килмәгән иде: яңа аерткан баллар, Мәскәү кәнфитләре алып килгәннәр, рәхмәт яугырлары. Рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә бәлешләр ашап, баллап чәйләр эчеп, көлешә-көлешә үткәннәрне искә төшердек",— ди клуб мөдире Энҗүдә Исламова.
Мөнәҗәтләр борынгыдан килгән, шатлыклы чагында да, берәр борчуы булганда да халкыбыз алар белән юанган, күңел хисен белдергән. «Татар халык иҗатының җәүһәре булган бу әсәрләрне көйгә салып та, шигъри формада да әйтеп була», — диделәр Югары Лоҗыдан кичәгә чакырылган Халидә апа белән абыстай Сания апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев