Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Түбән Лоҗыда коймак бәйрәме уздырдылар

Узган ялларда Түбән Лоҗы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре коймак бәйрәм оештырды.

Клуб янында урамда узган бәйрәмгә балалар һәм өлкәннәр килде, аларны кайнар коймак белән сыйладылар һәм уеннар уйнаттылар.

«Озын ялларда авылдашларыбызны коймак бәйрәменә җыеп, ял иттереп алырга булдык. Бәйрәмгә килүчеләр бер-берсен чанага утыртып та узыштылар, аркан да тартыштылар, балалар себеркегә атланып та чаптылар. Биешеп тә алдык. Уенга катнашкан һәркайсына бүләкләр өләштек», — ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Энҗүдә Исламова.

Бәйрәм бик күңелле булды, соңыннан барысы клуб эченә кереп, кайнар чәйләр эчтеләр.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев