Түбән Лоҗыда кабак бәйрәме узды
Түбән Лоҗыда быел да кабак үстерүчеләр җыелып, кечкенә генә бер бәйрәм ясап алды үзләренә.
Уңган хуҗабикәләр кабактан ни генә ясап алып килмәгәннәр?! Кабак согы да, кайнатмасы да, кагы да, торты да, бәлеше дә өстәлдә урын алды.
«Үзләре әзерләп килгән тәм-томнар белән гәпләшә-гәпләшә тәмле итеп чәйләр эчтек. Әзерләгән тәм-томнарны әзерләү рецептлары белән бүлештек, кабак күргәзмәсендә катнашучы маскировка челтәрләре үрүче кызларыбызга кечкенә бүләкләр дә тапшырдык. Быел да иң зур кабакны Гамир белән Нурзия Исламовлар үстергән булып чыкты. Күтәргесез зур кабакларын күргәзмәгә Гамир китереп куйды. Рәсиләләр, Рузалияләр дә бик күп итеп кабак уңышы җыеп алганнар», — ди Түбән Лоҗы мәдәният йорты җитәкчесе Энҗүдә Исламова.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев