Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Түбән Лоҗыда Кабак бәйрәме узды

Түбән Лоҗы мәдәният йортында бик матур чара үтте. Авылның апа-әбиләре көзге муллыкка багышланган кичәгә җыелды. Ул һәр бакчаның «патшасы» кабакка багышланган иде.

Кичәгә апалар кабактан ни генә пешермәгәннәр — кайнатмасын да ясаганнар, бәлешен дә салганнар, согын да чыгарганнар, мантый дисеңме, коймак дисеңме — өстәлләр сыгылып тора иде. Кабактан ясалган эшләнмәләрне һәркем кызыксынып карады.

«Кабак бәйрәме уздырабыз дип бер атна алдан белдерүен элдек. Иң зур кабакка, иң матур композицияга урыннар билгеләдек. 35 килограммлы кабак үстергән Гамир белән Нурзия Исламовлар беренче урынны алды», — ди мәдәният йорты директоры Энҗүдә Исламова.

Нурзия апа кичәгә җыелучыларга кабак утырту кыйссасын сөйләп тә алды.

«300 төп кабак утырттык, төп саен берәр чиләк су сибеп чыктык, иртәгесен шаулатып яңгыр коеп китте. Өч машина кабак җыеп алдык», — диде ул.

Кабактан ясалган композицияләр арасында Рәсилә Хәйретдинованың эшләнмәсе иң мавыктыргыч булуы белән аерылып торды. Бу бәйгедә Рәсилә апа җиңүче дип игълан ителде.

Бәйрәмгә Сәлимә апа Вәлиева — кабак бәлеше, Наилә белән Гыйльмиямал апалар кабак бөкресе пешереп килгәннәр. Рузалия белән Ильяс Абдульмановлар биш кенә төп кабак утыртып, 75 баш кабак җыеп алганнар. Уңган хуҗабикә Рузалия мантый да пешергән, кайнатма да ясаган, кабак торты да пешереп алып килгән иде.

«Кичәбездә катнашкан һәркемгә бик зур рәхмәтемне белдерәм. Сөйләшеп сүзләр бетмәде, шигырьләр дә укыдык, догалар да кылынды, пешергән ризыкларның рецептлары белән дә бүлештек. Дөньяларның тынычлануын теләп, тагын да шулай очрашулар язсын дип, бәйрәмнән таралышты апа-әбиләр. Күрше авыл апалары да төшкән иде кунакка», — ди Энҗүдә Исламова.

Фото авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев