Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Түбән Лоҗы апалары «Кәбестә бәйрәме» уздырды

Әлеге хатын-кызлар бәйрәм генә ясап ятмый, мәдәният йортына Ватан сагында торучы хәрбиләребезгә бер көн калмый маскировка челтәре үрергә йөриләр.

«Кәбестә бәйрәме»дә дә буламыни, диярсез! Ә менә Түбән Лоҗы мәдәният йортында апалар-әбиләр катнашында шундый исем астында бәйрәм узган.
«Кәбестә бәйрәме» — көзге муллык чорында уза торган "Уңыш бәйрәме«нең бер төре ул.

— Күптән түгел генә «Кабак бәйрәме» оештырган идек. Бу юлы авылдашларны җыеп, кәбестәне зурладык, хөрмәтләдек. Авылыбызда уңган хуҗабикәләр бик күп. Клубта уза торган чараларда актив катнаша алар. Бу көнне дә алар өйдә әзерләгән кәбестә ризыкларын да алып килеп, мул табын кордылар, — ди авыл мәдәният йорты җитәкчесе Энҗүдә Исламова.

Шулай ук Рузалия Абдульманова, Галия Низаметдинова, Сәлимә Хәйретдинова кәбестә тозлау буенча үз рецептлары белән уртаклашты. Кәбестәне вак һәм тигез итеп турау буенча мастер-класс та үткәрелде.

Вәсилә апа Кәлимуллинаның кәбестә пирожкилары авызга капкач эреп кенә китә торган. Ә Ильяс Абульманов үстергән кәбестәләрдән матур итеп күргәзмә ясап куйдык.

Әле бит әлеге хатын-кызлар бәйрәм генә ясап ятмый, Ватан сагында торучы хәрбиләребезгә бер көн калмый маскировка челтәре үрергә йөриләр.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев