Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Түбән Биш урта мәктәбендә Иван Яковлевич Иванов исемендәге кабинет ачылды

Менә әле үткән уку елының 16 маенда Түбән Биш урта гомумбелем бирү мәктәбе зурлап үзенең 145 еллык юбилеен билгеләп үткән иде.

Ә  23 октябрь көнне кунаклар, мәктәп коллективы, укучылар физика кабинетына Иванов Иван Яковлевич исеме бирү тантанасына җыелдылар. 

Тантананы зурлап Санкт-Петербургтан 1958 елда мәктәпнең өлгергәнлек аттестатын алган Кузьмина Валентина Александровна, 1970-1972 елларда бер сыйныфта утырып укыган һәм Иван Яковлевичның өченче кызы Лидия Ивановна, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты профессоры, Рәсәй Федерациясенең югары һөнәри белемле мактаулы хезмәткәре, Ханты–Манси автономияле округы – Юграның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының мактаулы остазы Рәфис Хәсән улы Шәймәрданов, тормыш иптәше, 1975 елда шушы мәктәпне тәмамлаган, Анастасия Никифоровна Шәймәрданова, инде шушы мәктәптә дистә еллар эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучылар, хезмәт ветераннары Евдоким Фирсович Фирсов, Фәрит Хәниф улы Таймасов, Филсинә Мирсаифовна Гараева, Вәсилә Имамовна Зарипова, барлык укытучылар һәм башка кунаклар катнашты.

Президиум өстәле артында утыручы кунаклар, беренчедән, кабинет ачуга турыдан-туры мөнәсәбәтле булсалар, икенчедән – алар өчесе дә мәктәпнең 145 еллык юбилеена багышлап чыгарылган “Түбән Бишем - бишегем, мәктәбем – гоурлыгым” китабының авторлары. Лариса Андреевнаның, мәктәп укытучыларының менә шушы китап авторлары белән укучыларны якыннан таныштырасылары килгәннәре турында әйттеләр. 

Иван Яковлевич шушы мәктәпне үстерүгә, бердәм ныклы укытучы – укучылар коллективы булдыруга, аның материал базасын ныгытуга, яңа уку биналары, интернат һәм башка хуҗалык биналары төзүгә зур көч куйган, утыз еллык хезмәтен багышлаган директор. (Шунсы кызыклы вакытында мәктәпнең мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә торган электр станциясе дә булган.) Мәктәпнең данын республикага яңгыраткан, меңнән артык укучыга аң-белем биреп, олы тормыш юлына озаткан директорларның берсе. Ул эшләгән чорда өч Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, дистәләгән фән докторлары, академиклар, фән кандидатлары, спортта биек үрләр яулаган шәхесләр тәрбияләнгән. Мәдәният, сәнгать, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгатьнең башка тармакларында намуслы хезмәт куйган йөзләгән шәхесләрне санарга булыр иде. Бу мәктәп якын-тирә авыллар: Бура-Киртә, Әхмәт, Кадер, Баграж, Түбән Биш, Шыкмай, Бистебашы, Куш Елга, Дүрт Мунча, Зичәбаш, Кабан Бастрык авыллары өчен урта белем бирү учагы булган.

Йомгаклап шуны әйтергә була, чыннан да Иван Яковлевич эшләгән чорда мәктәпнең гөрләп торган, чәчәк аткан вакытлары булгандыр, дип әйтсәк тә һич ялгышмабыз. 

Ун класста 700 дән артык бала укыган. Параллель класслар саны өчәр, хәтта дүрт булган чаклары да билгеле. Иван Яковлевич “РСФСРның халык мәгариф отличнигы” дәүләт бүләгенә лаек булган директор. Ул физика һәм астрономия предметларын укытты, мең ярымга якын мәктәпне тәмамлаучыларга өргергәнлек аттестаты тапшырган директорыбыз.
Бу мәктәп ачылу вакыты белән фәкать Зәйнең беренче номерлы мәктәбеннән генә калыша торгандыр.

Ул вакытта эшләгән укытучылар күмәклеген, ул чорда мәктәпне тәмамлаган укучылары аны сагынып искә алабыз.

Кунаклар үз чыгышларында балаларга тырышып укырга, тәрбия алырга, дөрес һөнәр сайларга, актив булырга, алга максат куеп шуңа ирешергә өндәделәр. Инде мәктәп бинасында Рабит Батуллага, Николай Дунаевка, Мөдәррис Әгъләмовка багышланган кабинетлар эшләп килә. Менә алар янына тагын бер күркәм кабинет өстәлде. Иван Яковлевичның кызы Лидия Ивановна аның шәхси әйберләрен кабинетка бирергә булды һәм алга таба яңа, тагын да баетылган стендлар урнаштырыру турында сөйләшенде.

Лариса Андреевна килгән кунакларга зур рәхмәтләр әйтеп рәхмәт хатлары тапшырды.

Чыгыш ясаучылар балаларга бу исемле кабинетларны күз карасыдай чиста - пөхтә тотарга, горурланып, тырышып укырга өндәделәр. Чөнки мәктәпне тәмамлап зур үрләр яулаган шәхесләр алар өчен менә дигән үрнәк!

Рафис Шәймәрданов, 
Лаеш районы Усады авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев