Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Түбән Биш мәктәбе музее зур эзләнү эшләре алып бара

Түбән Биш мәктәбендә 1980 елда туган як тарихын өйрәнү музее эшли башлый.

Музей эшчәнлеген дүрт юнәлештә алып бара. Түбән Биш авыл җирлеге тарихы, авылдашлар Бөек Ватан сугышы чорында, этнография, мәктәп тарихы кебек юнәлешләр.
Музейның беренче бүлегендә төп урынны Түбән Биштән чыккан күренекле шәхесләргә багышланган хезмәтләр алып тора. Экспозицияләрдә авылның тарихын чагылдырган фотосурәтләр, язмалар урын алган. Этнография бүлегендә XIX гасыр ахырында яшәгән авыл кешеләренең тормышы сурәтләнгән. Нәрсәләр генә юк анда! Агачтан ясалган бала арбасы, чигелгән, кулдан тегелгән күлмәк-сөлгеләр, әби-бабайлар кулланган эш кораллары, көмештән эшләнгән алка-беләзекләр, иске язу машинкалары, авыл тарихын яктыртучы материаллар, тимер һәм кәгазь акчалар, иске бизмән, самовар, чуен үтүк, чабаталар зур урынны алып тора. Гомумән, музейда авыл тарихына кагылышлы борынгы истәлекләрдән башлап, бүгенге заман көнкүрешен чагылдырган әйберләргә кадәр бар.
Мәктәпкә 2013 елда җәмгыятькә файдалы эзләнү-тикшерү эшләре алып барганы, кызыклы экспозицияләр, ягъни күргәзмә әсбаплар оештырганнары өчен “Туган як тарихын өйрәнү музее” таныклыгы бирелә. Биредәге экспонатларны укыту-тәрбия эшендә бик теләп кулланалар.

Авыл халкы, укучылар бүген дә музейны истәлекле әйберләр белән тулыландырып тора. Әйе, тарих белән, үткәнең белән кызыксынганда гына музейларның киләчәге булачак.

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев